Метеоритка һәйкәл куялар?!

Чиләбедә 15 февраль көнне төшкән метеоритка һәйкәл куярга булганнар.
Ике атнадан соң аны рәсми рәвештә теркәячәкләр һәм исем бирәчәкләр. Моннан тыш метеоритка махсус логотип уйлап табып, сувенирлар ясаганда файдаланырга ниятлиләр. Һәйкәл макетын уйлап табуны Көньяк Урал халкына тапшырганнар – киләсе атна башында алардан эскизларны кабул итә башлаячаклар. Кичә Чиләбе администра­ция­сендә гадәттән тыш хәл вакытында батырлык күрсәткән кешеләрне бүләк­ләделәр. 

Ватаным Татарстан