Зөлфәт Зиннуров кызына татар телендә китап тапмаган

«Кызыма 1,2 яшь. Рәсемле, матур татарча китаплар таба алмыйм. Кибетләре дә юк бит аның. Элек ичмасам Бауман урамында Татарстан китап нәшрияты бар иде. Кызганыч, хәзер «Нур-маркет»тагы җир асты кибете генә калып бара.
Анысы да җир астында. Балалар өчен татар китаплары аз, юк дәрәҗәсендә бит. Болай барса милләт бетә!» - дип зарлана әти кеше.