“ӨЙДӘ КӘСТРҮЛЕМ ДӘ ЮК”

Айваз Садыйров — “Татар радиосы” ди-джее. Эшчәнлеген заманында “Арча” радиосыннан башлаган егет моннан тыш “ТНВ” каналындагы “Музыкаль каймак” тапшыруын да алып баргалый. Күптән түгел ачылган музыкаль “ТМТV” каналына да “ябышты” Айваз. Дөресрәге, аңа шушы каналда эшләргә тәкъдим иткәннәр. — Кечкенәдән радиода алып баручы буласым килә иде — теләгемә ирештем. Аннан телевидение турында хыялландым. Анысы да чынга ашты. Күз тимәсен, Ходайдан нәрсә сорыйм, шуны юлыма чыгарып бара. Әле тагын да зуррак планнарым бар. Алдан кычкырырга куркам, — ди Айваз. — Эш күп. Кайчак көн белән төнне алмаштырам. Йокымның нормада булганы юк.


“Мин — шопоголик”
— 3 нче сыйныфта укы­ган­да ук радио дип янып йө­ри башладым. Ул чакта урыс радиоларын тыңлый идем. Ди-джей буласым килде. Өй­дә төннәр буе ике магнитофонны янәшә куеп, берсенә кассета тыгып, сөйләп шунда яздырам, аннан пауза ясап җыр куям, тагын сөй­ли башлый идем. Соңрак шушы язманы әти-әнигә тыңлатам... Хыялый чаклар бар иде. 
Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, яшьләр өчен ин­тернет радиосы ачтым, — дип бу өлкәгә ничек килүе турында сөйләүдән башлады Айваз. — Фикер­дәшләр, кызыксынучы студентлар табылды. Кичен фа­тирларда җыелышып, эфирга чыгып, шулай башлап җи­бәрдек. Ул радио бүген дә эшләп килә. Нәкъ шул чакта “Арча” радиосына да сукмак салдым. Көллиятне тәмамлагач, бер ел анда эшләдем. 
— Аннан соң “Татар радиосы”на күчтең?
— “Радиога алып баручылар кирәк”, — дип ди-джей Ильяс Газизов әйтте. Шундук “Татар радиосы”на юл тоттым. Барып карадым, алдылар. Нәкъ Радио көнендә, үткән ел 7 майда урнаштым. 
Эштә, эфирга чыгу өчен, без­не парларга бүлделәр. Әбри Хәбри белән бергә алып бара башладык. Безне күп сыйфатлар берләштерә.
— Киенү стилең бик үзенчәлекле, башкаларны кабатламыйсың...
— Гел төрле булырга яратам. Гардеробымда ниләр генә юк. Мин — шопоголик. “Татар радиосы”ннан кергән хезмәт хакымны кием-салымга гына тотып бетерәм. Әле ан­нан да күбрәк китәдер. Киемнәрне интернеттан заказ белән җыям. Берничә җирдә эшләгәч, акчам үземне тәэмин итәргә җитә. 16 яшьтә, бү­геннән әти-әнидән акча алмаячакмын, дип әйткән идем. Әлегә шулай дәвам итә. 

“Авылда үсүемә шатмын”
— Айваз, син Казанда тугансың. Үзеңне Арча егете дисең...
— Казанда тудым, әмма миңа ун яшь тулганда әти Арчада өй сала башлады. Без башта аның туган авылы Кышкарга күченеп кайттык. Шушы салада укыдым. Аннан Арчага күчтек. Авылда үсүемә шатмын. Башкалада калган яшьтәшләремнең күбесе татарча белми, кайсы төрмәдә утырып чыгарга өлгерде, кайсы наркомания юлына басты... Шә­һәр­дә тәрбия мәсьәләсе авыррак. Авыл мине татарча фикерләргә өйрәтте. Казанда тусам да, үземне Арча егете дип саныйм, моны бө­тен җирдә горурланып әй­тәм.
— Казанда фатир “снимать” итеп яшисеңме?
— Әйе. Башта Гаврилов урамында яшәдем. Бер ай элек эш янәшәсенә күчендем. Эшкә бик соңга кала торгач, штрафлар күп җыелды. Бер айда 15 әр тапкыр соңга калган чаклар бар. Әкә­мәт бит бу! Ул сәгатьләр­не хезмәт хакыннан кисәләр. Әмма якынрак урнашып кы­на соңга калу барыбер кимемәде (көлә). Якын булгач, киресенчә, вакыт бар дип сузып йөрисең икән ул.
Хезмәт хакларымның бер­се киенүгә, икенчесе фатирга китсә, өченчесе ашауга тотыла. Өйдә кәстрүлем дә юк (көлә). Әзерли белмим, яратмыйм да. Өйлән­гәнче түзәм инде (көлә). Ярый әле кафелар бар.

“Сеңелкәшем бик җитди”
— Айваз, әти-әниең бе­лән якыннан таныштыр әле. Син күбрәк кайсына охшаган?
— Әтием Арчада кирпеч заводында инженер вазыйфасын башкара. Әнием Резеда хуҗабикә. Ул Яшел Үзән ягыннан. Әнием студент вакытында спектакль­ләрдә еш уйнаган. Чая үзе, җитез. Әти исә холкы ягыннан бөтенләй икенче. Тирән фикер йөртә, укымышлы. Өйдә зур китапханәсе бар. Әти белән шаярып сөйлә­шеп булмый. Миңа ике як­ның да сыйфатлары тигез күчкән.
— Гаиләдә син бер генә баламы?
— Юк, Гөлназ исемле сеңлем бар. Ул КДТУда II курста укый. Сеңелкәшем белән ох­шамаганбыз. Ул бик җитди. Шуңа сердәш түгелбез, аз аралашабыз.
Арчадагы өйдә үз бүлмәм бар. Кайчак кайтып шунда бикләнәм, ял итәм, берсе белән дә аралашмыйм. Романтик атмосфера булдырып, китап укыйм, уйланам, музыка тыңлыйм. Анда мин­нән башка берсе дә керми. Телевизор, компьютерыма хәтле аерым. Өйдә үзем ге­нә калырга яратам. Китап дигәннән, әти шикелле китапханә булдырдым. Укыйсы әсәрләрем шактый җыелды. Бу арада “Мастер и Маргарита”ны төгәлләргә торам. Мәктәптә, сер түгел, күбрәк билге өчен укыйбыз. Ә хәзер тәмләп, мәгънәсен аңлап яңадан карап чыгасым килә. Гастрольләр вакытында да юлда еш кына китап укыйм. Ул фикерләүне үстерә. 
— Cин бераз Америкада да яшәп кайттың бит.
— Студент елларында бул­ды ул. Инглиз телен өй­рәнгәч, практика үтәргә бардым. Дүрт-биш ай торып кайттым. Американың 32 штатында булырга өлгердем. Кү­реп калыйм дип, шунда бө­тен акчаны туздырдым.
Инглиз телен онытмас өчен, еш кына фильмнар карыйм, Америкадагы дуслар белән скайп аша аралашам.

“Кыз янына күчеп яшәү минем өчен түгел”
— Айваз, әле өйләнергә җыенмыйм, дисең. Очрашып йөргән кызың бардыр бит?
— Биш-алты елсыз өйлә­нүне уема да кертмәмдер. Танышырга теләгән кызлар, мактанып әйтмим, күп. Тик игътибар күп булу миңа ошап бетми. Кызлар күңелен үзем яулап алырга яратам, алай күпкә тәмлерәк, кадерлерәк.
Ике ел дәвамында Алинә исемле Арча кызы белән очрашам. Мөнәсәбәтләребез җитди. Аны 10 нчы сыйныфта укыган чагыннан ук, очрашмыйча гына, саклап йөрттем. Сер түгел, бүген тормыш итәрдәй акыллы кызларны табу җиңелләр­дән бирелми. Аның белән очрашмадым, башкалардан да озаттырмадым, йөрергә тәкъдим дә ясамадым. Бераз вакыт узсын, дидем. Ул  I курска кергәч, чынлап очрашырга тәкъдим ясадым. Хә­зер Алинә III курста белем ала, булачак педиатр. Сөй­гәнем тәртипле гаиләдән, ты­ныч холыклы, аз сүзле, ягымлы.
Тормышта барысын да булдыргач кына өйләнергә телим. Бу очракта фатир, бәлки, берәр юнәлештә эш ачуны күздә тотуым. Алинәнең үз фатиры, машинасы бар. Рәхәтләнеп анда яшәп була. Әти-әнисе аны бөтен яктан тәэмин итә. Әмма кыз янына күчеп яшәү минем өчен түгел. 
— Айваз, сер түгел, алка таккан, чәчен үргән татар егетләренә без иялән­мә­гән. Алинә мондый гамәлләреңне ничек бәяли?
— Алинә түгел әле, башта аның әти-әнисе моңа бик сәерсенеп карады. “Неформал” дип уйладылар, ахры. Аралаша торгач, ия­ләште­ләр. Ничек кенә киен­сәм, кылансам да, дөнья этикетыннан читкә чыкмыйм анысы. Алка тагуымнан гына бернәрсә үзгәрми. Бераз йөрдем шулай, аннан салып аттым. Чәчне үрдерәсем кил­­де, үрдердем. Нишләп те­ләгәнемне эшләп карамаска? Сәгатьне дә уң якка тагарга яратам. Сәгать коллекциясе булдырдым, алар миндә 15 ләп. Гардеробымда төрле төстәге, калынлыктагы каеш, төрле галстук кү­бәләкләр дә бар. Аларны рәт-рәт итеп матурлап тездем. Мыек коллекциясе дә булдырдым. Кайчак сәхнәгә дә ябыштырып чыгам. Инде моны белеп алган дусларым еш кына мыек бү­ләк итә башладылар.
— Туган көнең якынлаша. Кабатланмас булырга яраткан Айваз нинди кичә оештырырга планлаштыра?
— 25 яшькә кадәр әллә ниләр кыланырга уйламыйм. Теләгән дуслар өйгә яки радиога килер. Аерым мәҗлес ясамыйм. Ә менә 25 тулганда, ярты ел алдан әзерләнеп, чын-чынлап бәйрәм оештырачакмын, Алла боерса.






Лилия ЙОСЫПОВА