Таракан ашап үлгән

фото: proshkolu.ru
Флоридада таракан ашау буенча узган бәйгенең ахыры күңелсез тәмамланган. Конкурста катнашучыларның берсе нәтиҗәләрне игълан иткәннән соң үлеп тә киткән. Ул исә бәйге җиңүчесе булып танылган булган.

Әлеге күңелсез хәл узган атнада Американың Дирфилд-Бич шәһәрендә гебер зоокибетендә булган. Иң күп таракан һәм суалчан ашап җиңүче исемен алган 32 яшьлек Эдвард Арчболд котлаулардан соң өенә кайтырга дип урамга чыккан һәм аңын югалткан. Аны күреп алучылар тиз генә ашыгыч ярдәм машинасы чакырткан. Әмма табибларның аны коткарып калырга ашыгулары уңышсыз булган. Егет алар кулында үлеп тә киткән.
Бәйгедә барлыгы утыз кеше катнашкан. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, башка катнашучылар үзләрен яхшы хис иткән. Конкурсны оештырган зоокибет хезмәткәрләре сүзләренә караганда, конкурсантлар ашаган тараканнар сөйрәлүче хайваннар өчен махсус үрчетелгән һәм алар куркынычсыз икән. Эдвард Арчболдның ни өчен вафат булганлыгы тикшерүләрдән соң ачыкланачак.

Шәһри Казан