Дөнья бетү кемгә кирәк?

Соңгы арада 21 декабрьдә дөнья бетә икән, дигән хәбәрләр йөри башлады. Майя календаре шушы көндә тукталып кала, имеш. Ахырзаман җитү турында имеш-мимешләр һаман саен чыгып тора торуын, ләкин монысы хакында аеруча күп гәп куерталар.
Индеецларның майя кабиләсе календарена ышанып, кешеләр интернет аша төркемнәргә тупланып, дөнья беткәндә нәрсә эшлиячәкләре турында фикер алышалар. Кайберәүләр үзенчә әзерлек чаралары да күрә, әйбер җыя, качып торырга куыш әзерли. Дөнья бетә, дип уйлый-уйлый хастаханәгә эләгүчеләр дә бар икән. Ахырзаман җитү турындагы имеш-мимешләрне чыгару кемгә кирәк соң?

Гөлфинә Сафиуллина, пенсионер (Чаллы):

– Дөнья бетәсен туганым сөйләде. Ул интернеттан укып белгән. Күңелгә курку керде. Өч көн ут, газ булмый дигәч, күп итеп шырпы, шәмнәр алып куйдык. 15 декабрьдән авылга кайтып китәрмен дип торам. Анда ничек тә яшәп булыр дип уйлыйм. Ашауны да күп итеп алып куйдым. Ишетә торып ничек әзер­ләнмисең инде, яшисе килә бит.

Илшат Вилданов, Кукмара юл төзү идарәсе җитәкчесе:

– Мин бу хакта уйлап та карамыйм. Нинди дөнья бетү ди ул! Яшисе дә яшисе әле безгә! Алда күпме эшләнмәгән эшләр тора. Элек тә шундый сүзләр йөри иде. Гаиләбез белән моңа ышанмыйбыз. Ул көн­нәрдә чираттагы ялга ки­тәргә җыенып торам әле.

Алла МУРАВЬЕВА, Республика клиник-психологик хастаха­нәсенең бүлек мөдире:

– Хәзер әйтәсе килгән сүзеңне әйтү мөмкинлеге туды. Элек бит болай эшләп булмый иде. Шуңа күрә ке­шеләр алдын-артын уйлап тормыйча, нәрсә тели, шуны язып, интернет аша тарата башлады. Кешеләр нигәдер гел начарга гына әзерләнә. Дөнья бетә ди­гәнгә бик теләп ышана, баш­касын башына да кертми. Интернеттагылар мондый хәбәр бе­лән үзләренә рейтинг җыя. Кемнеңдер психикасы бу хәбәрне кү­тәрә ала, кемнекедер – юк. Психик авырулы кеше­ләрнең көз айларында болай да хәле кискенләшә. Шуңа күрә ке­шеләр бары тик уңай эмо­цияләр генә алып яшәргә, матурлыкны күрергә, килә­чәккә планнар корырга тиеш. Күңелне кү­тәрә торган итеп кие­нергә, ачык төсләр­гә игътибар итәргә, составында кәефне күтәрә торган витаминнар булган ризыклар – банан, шоколад, сыр, ә җи­ләк-җимешнең ачык төс­ле­л­әрен кулланырга киңәш итәм.

Маһинур ГОБӘЙДУЛЛИНА, Мамадыш районы Түбән Яке авылы абыстае:

– Кайчан дөнья бетәсен АллаҺы Тәгаләдән башка бер­кем дә белә алмый. Мө­хәммәд пәйгамбәрдән сорагач та, әйтмәгән. Әле бит җиргә Гайсә пәйгамбәрнең төшәсе бар. Җәнҗал кубу да булачак. Бәлки, без ахырзаманга таба якынлашабыздыр, әмма аның тө­гәл вакытын беркем дә әйтә алмаячак. Көн саен ниндидер афәт булып тора бит. Кешеләр диңгезгә ялга китеп тә үлеп кала. Бу Аллаһы Тәгаләнең әмере. Мондый буш сүзне эше булмаган ке­шеләр таратып ята. Биш вакыт намазын укып, Аллаһ кушканнарны үтәп яшә­сә­ләр, мондый сүз таратырга вакытлары калмас иде. Бу дини белемебез юклыктан килә. Һәр туган көнгә рәх­мәт әйтеп яшәргә кирәк.

Ватаным Татарстан