Иркә: “Кызым хәзер һәр җирдә үзем белән” (ФОТО)


 
Җырчы Иркәнең сәхнәдә чыгыш ясый башлавына быел 8 ел тулды. Шул вакыт эчендә аның турында ниләр генә сөйләмәделәр. “Иркәнең кызы бар, яшерә генә”, “Ул кияүдә булган” дисәләр, кайберәүләр ышанмады, аны ничек бар, шулай кабул итте. “Булмас, уйдырмадыр”, — диделәр. Иркә рольгә яхшы керде. Сәхнәдә тормыштагыдан бөтенләй ерак торган образ сайлап алып, “битлек киеп” чыгыш ясады. Ә чынбарлыкта аның кызы Айсылуга инде ун яшь тула.
— Кешене тикшерү, сүз йөртү җиңел анысы. Авыр чакларда кызымны әти-әнием тәрбияләде, аларга мең рәхмәт. Миңа ничек тә акча эшләргә кирәк булды. Хәзер баламны яшермим, барысын да ачып салам. Аны ни өчен күрсәтмәвемнең сәбәпләре бар. 8 ел буе мине ничек кенә сынамадылар. Инде ныгыдым. Хәзер янымда сөекле ирем бар, балам үзебез белән. Мине бернәрсә дә куркытмый, — ди Иркә.

“Минем балам бар бит”, — дидем”

— Иркә, күптән түгел Артур белән гөрләтеп туй үт­кәрдегез. Ялгызлыкка, ирек­кә күнеккән идең. Гаилә тормышына ияләшеп буламы?

— Әле авыз тутырып “ир тәрбиялим” дип әйтә алмыйм. Киресенчә, Артур ми­не тәрбияли (көлә). Көн дә концерт, чыгам да китәм. Ар­тур миңа рухи яктан да, болай да булыша. Аның белән тормышым күпкә җиңеләйде. Зуррак проблемаларны ирем чишә, аларны уйлап баш ватмыйм хәзер.

Кияүдә булу миңа ошый (көлә). Хәзер вакыт күбрәк, спортзалга да йөрим. Тормышта мине аңлый торган, тыныч кеше эләгүен теләгән идем, хыялым чынга ашты.

— Иркә, Артур өйләнмә­гән яшь егет иде. Ун яшьлек кызың барлыгын ул ни­чек кабул итте?

— Бу хакта уйлап, башта үзем дә бик борчылдым. Очрашканда Артурны берничә тапкыр ташлавымның сәбәбе дә шунда. Аңлармы ул, кабул итәрме дидем. Танышканнан соң ике көн интернет аша аралаштык, аның ягыннан җылылык си­зә башладым. Ул җырчы булуымны да, Иркә икәнемне дә белми иде. Ике көннән соң: “Минем балам бар бит”, — дидем. Шуннан язышуны туктатыр дип уйладым. Киресенчә: “Шәп, балаларны бик яратам”, — диде. Дөрестән дә, арттырмыйм, бөтен кеше шакката. Минем белән концертларга барса, бар баланы үз янына җыя. Нәни­ләрне бик ярата, тиз уртак тел та­ба. Айсылу белән дә шулай булды. Миңа чәчәк алып кил­сә, кызыма да шундыйны бүләк итә. Алар икәү күп аралаштылар. Очрашуларга да Айсылу белән бара идем.

Хәзер дә килешәләр. Ирем белән бераз ачуланышсак, Айсылу шундук җайлау ягын карый. Артурны яклап чыга әле, кайчак икәүләшеп миңа каршы торалар (көлә).

— Айсылу Артурга “әти” дип дәшәме?

— Әйе, “әтием”, ди. Никахның икенче көнендә үк шулай дип дәшә башлады. Артур да “кызым” дип кенә тора.

Беребез дә Айсылуны үгетлә­мәде, теләсә әйтер, теләми икән, мәҗбүр итмим, дигән идем. Кызым сорап та тормады.

Айсылу никахны миннән дә бигрәк түземсезләнеп көт­те. Ул никахның нәрсә икә­нен, ялгызыма ничек авыр булганын аңлый иде, елаган чакларымны да сизгәләде. Кызым бик акыллы, зурларча фикер йөртә. Авыр чагымда кочаклап тынычландыра, юата.

Айсылу Артурны бик хөр­мәт итә. Үзенчә курка да әле. “4” ле алып кайтса: “Әтигә әйтмә ин­де”, — ди. Бу миңа бик ошый. Бала мәхәббәтен көч­ләп яулап булмый. “Кем соң әле ул куркып торырга?” — дисә дә бернишли алмыйсың. Ата назына сусаган иде Айсылу. Бер-берсенә карата бул­ган хөр­мәт дә­вам итә күрсен.

Айсылуга тиз­дән 10 яшь тула. Яныма дүрт ел элек алып килдем. Татар-ин­глиз гимназиясен­дә 3 нче сыйныфта укый. Бик тырыш, мөстәкыйль. Еллар буе монда ялгызым тәрбияләсәм, бәл­ки, бөтенләй башка тәрбия алыр, бүгенге заман балалары кебек бераз көй­сез, тыңлаусыз булыр иде. Әти-әнием яхшы тәрбия бирде. Бүгенге балаларга нәкъ шул җитми дә.

“18 яшьтә кияүгә чыктым, 19 да балабыз туды”

— Әни нишләп мине алып китми икән, дип үп­кәләгән чаклары да булгандыр? Сиздермәдеме?

— Беркайчан андый хәл булмады. Өзгәләнеп елаган вакытларым күп иде. Үзем генә беләм. Хәзер искә тө­шерәсем дә килми.

Эшли башлагач, ничек тә машина алырга иде дип хыялландым. Атна саен кызым янына кайтып йөрер өчен кирәк иде ул. Алдым, өч ел да тулып җитмәгән тимер атта 170 мең км үттем. Бу гастрольләргә йөреп җыелган чакрымнар түгел, ә Аксубай—Казан арасын узган юллар.
Кызым барлыкны-юклыкны аңлый торган бала. Беркайчан, аяк терәп: “Шуны алып бир”, — дип сорамады. Нәрсә бирсәм, шуны киде. Яллардан соң Казанга кит­кәндә дә: “Әнием, бар эшлә. Борчылма”, — дип озата, әй­берләремне җыеша иде.  

Әти-әниемә мең рәхмәт. Алар һаман: “Без түгел, син карадың”, — диләр. Акча кайтарып бирү генә барын да хәл итми. Тәрбия кирәк. Газизләремә гомер буе бурычлымын. Ул чакта да, хәзер дә терәгем булып торалар.

— Иркә, әби-бабасы янына кайтаруны Айсылуга ничек аңлаттың?

— Ничек бар, шулай. Баланы әти-әни янына кайтару уемда да юк иде. Беренче ирем белән бер елдан артык кына бергә яшәдек. Ул башкага китте. Яшь вакытым иде. 18 яшьтә кияүгә чыктым. 19 да балабыз туды. Аерылышканда Айсылу бөтенләй кечкенә иде. Укуымны тә­мамлый алмадым, ташларга туры килде. Эш тә юк. Теген­дә бәреләм, монда сугылам... Бөтен җирдә ишекләр бикле. Торыр урын да юк. Баланы монда тотып, тиешле тәрбия бирә алмаячагымны аңладым.

Авылга кайткач, әти: “Балакаем, әйдә, үз юлыңны үзең тап. 19 яшь кенә бит сиңа. Үз тормышыңны җай­ла, аннан баланы алырсың. Әлегә без карап торыйк. Үз сөягебез, яныбызга бер Айсылуны гына сыйдырырбыз”, — диде. Шулай хәл иттек. Айсылуны бик яраттылар, “бала карыйбыз” дип ник бер тапкыр әйтсеннәр. Әнием еш кына: “Бу баланы Ходай махсус шундый сабыр итеп биргән­дер”, — дип әйтә иде. Кечкенә вакытында да еламады ул. Әнием фермада сыер савучы булып эшләде. Аңа ияреп эшкә йөри иде. “Пе­чән өстенә утыртып куям. Ник бер тыны чыксын. Фермадагы бөтен апа-абыйлар белән дуслашып бетте. Яраттылар үзен. 30 сыерны бәйләп бетергәнче, тыныч кына көтеп утырды”, — дип еш сөйли әнием. Хәзер дә, авылга кайткач, фермада эшләүче абый-апалар сәлам биреп китәләр үзенә. Күршеләр дә ярата аны. Әти-әни янында дүрт елдан артык яшәде.

— Яңадан Казанга китүне ничегрәк кичерде?

— Бик авыр булды. Анда кайтарганда 2 яшьлек кенә иде. Барысын да белеп бетерерлек чак түгел, шәһәр тормышын, бернәр­сәне аң­ламый иде. Әти-әни бик яратты, шуңа Айсылу ялгызлыкны сизмәде, бөтен әйбере булды.

Кызымны Казанга алып китүне әти белән әни дә бик авыр кичерде. Безне солдатлар кебек тоткан әтием Айсылуны күтәреп кенә йөртте. Ул да елады, әни дә. Ике якка да авыр булды. Айсылу да Казанга килгәндә эндәшми генә елап барды.

Үз фатирыбыз, бөтен мөм­кинлекләр бар. Ә ул: “Әни, өйгә кайтмыйбызмы әле?” — дип сорый. Әти-әнием йортын, авылны күздә тотуы.

— Монда Айсылуга бө­тен мөмкинлекләр бармы?

— Үз фатирым булса да, кияүгә чыккач, Артурга кү­чендек. Анда Айсылуның үз бүлмәсе, бөтен уңайлыклар бар. Бик тиз ияләште. Өйне җыештыра, ашарга да пешергәли. Бик тырыш, чиста үзе. Өйдә мин юкта ул хуҗабикә. Догалар укый, Ходайга бик ышана. “Болай ярамый бит”, “Алай эшләмәгез”, — дип кисәтеп кенә тора. Контроль көчле безнең (кө­лә).   

— Ниләр белән кызыксына?

— Җырга тартылмый, бию белән мавыга. Бассейнга йө­ри. Инглиз телен тирәнтен өйрәнә. Кызыбызның өч-дүрт тел белүен телибез. Бу киләчәк өчен кирәк.

Ирем архитектор, рәсем ясарга оста. Безне дә арбасына утыртты. Махсус буяулар алдырды, рәсем ясар өчен кирәк-яракны алып кайтты. Биремнәр биреп ке­нә тора. Хәзер әниле-кызлы без дә рәсем ясыйбыз. Ул бик рәхәт процесс икән, тынычландыра. Мин дә рәсем ясый алырмын дип һич уйламый идем. Авылда рәсем укытучысы: “Син бит туры сы­зык та сыза белмисең”, — дип еш кабатлый иде. Ты­рыш­саң, күңелне үстер­сә­ләр, була икән. Рәсемнәр ма­­тур килеп чыга кебек (көлә).

“Бер-бер артлы тагын өч бала табарга хыялланам”

— Иркә, Айсылуның әтисе белән күрешкәне бармы?

— Юк. Авыр мизгелләр артта калды, барысын да үзебез җиңдек. Ул хакта ис­кә аласым килми. Бүген мин бәхетле, Аллага шөкер.   

— Тамашачы алдында Айсылу барлыгын сер итеп саклау нигә кирәк булды?

— Беренче мәлләрдә нинди образда чыктым бит мин. Ничек тәкъдим итәселәре килде, берсенә дә каршы төшмәдем. Җырчы булырга, бик тә сәхнәгә чыгарга те­лә­дем. Акча эшләргә дә ки­рәк иде. Продюсерларны тың­ладым. Аллага шөкер, киемнәрем ачык булса да, үзем начар юл белән күтә­релмәдем. Шунысына канәгатьмен. “Барс-Медиа” компаниясе мине күтәрде. Анда килеп урнашканчы тормышымда гел кара полоса иде. Алар бөтен тарихымны белде. Авыр чакта гел ярдәм кулы суздылар. “Балам авырый, кайтасым бар”, — ди­сәм дә каршы килмәделәр, акча сорап торсам да хәле­мә керделәр. Бу компаниягә рәх­мәтем зур. Алар: “Айсылуны әлегә яшереп торыйк. Образың икенче бит синең”, —  ди­гәч тә баш тартмадым, ризалаштым. Аннан болай эшләвем кызымны саклар өчен дә кирәк иде. Шәрә җырлап йөри, дип балага әйтерләр дә кимсетерләр дип борчылдым. Айсылуның барысын да аңлый башлаганын көттем. Аңларлык булып җитешкәч кенә серне ачасы иттем. Айсылу элеккеге образымны тудыру бары тик эш өчен генә ки­рәк булганын аңлый. Ә өйдә мин бө­тенләй икенче төрле кеше.

Хәзер икенчерәк образ тудырам. Халыкка якынрак буласым килә. Җырларымның да шундыйракларын сайлыйм, киемнәрне дә.

— Айсылуга иптәш алып кайтуны планга кертмәдегезме әле?

— “Сольный” концертларым үтсен инде. Аннан бу хакта уйланасы булыр. Аллаһы Тәгалә бирсә, бәби алып кайтуны озакка сузмаячакмын. Бер-бер артлы тагын өч бала табарга хыялланам. Сәхнә моңа комачау итмәячәк. Вакытны дөрес бүл­сәң, теләк булса, барысына да өлгерәсең ул.

Хәзер беренче урынга гаи­­ләне куям. Сигез ел эшләдем, шул дәвердә биш альбом чыгардым. Бераз ял итсәм дә була. Бала белән өйдә утырасы килә башлады (көлә).

— Концерт дигәннән, анда Айсылуны да күрсә­тергә планлаштырасың икән.

— 7 декабрьдә Казанда тәүге концертым булачак. Безне гел фонограммага җырлый дип сөйләделәр. Алай түгел икәнен исбатлыйсым килә. Шуның өчен концертта бары тик тере тавышка гына җырлаячакмын, музыкаль инструментлар ансамбле булачак.

Үземнең дә үзгәргәнемне күрсәтәсем килә. Концертымда язмышым чагылачак, тормышымдагы күп серләр ачылачак. Айсылуны да тамашачым күрәчәк. Бүгеннән ул кайда да минем белән булачак. Баштарак кызымны күңелемдә генә йөртсәм, хәзер янә­шәмдә.


1


2
Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы