Югары белем кемгә кирәк?

Россия халкының 62 проценты балаларының югары белемгә ия булуын тели. Тагын 6 проценты баласының, аспирантура тәмамлап, фәнни дәрәҗә алуы яклы. Югары уку йортының 3-4 курсын тәмамлау да җитә дип санаучы ата-аналар да бар икән. Андыйлар – 12 процент. Россия халкының шулкадәр үк өлеше баласының урта һөнәри белем алуына да риза. Өч процент ата-ана урта мәктәп белеме дә җитә дип саный. Бу – Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру нәтиҗәләре. Ә сез ничек уйлыйсыз, югары белем кемгә кирәк?

Разил ВӘЛИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының фән, мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе:
– Генерал булырга хыялланмаган солдат – солдат түгел ди­гәннәр бит. Һәрбер кеше югары белем алырга омтылырга тиеш. Әмма омтылышлары мөмкинлекләренә, сәләтләренә тәң­гәл килмәсә, кешенең тормышы бик үк матур барып чыкмаска мөмкин. Һәркем үз мөмкинлеген бе­лергә, кайда күбрәк файда китерә алачагын уйларга тиеш. Бүген җәмгыятьтә 50 процент чамасы халыкның югары белемле булуы оптималь санала. Дөньяда бер илдә дә 100 процент югары белем алу юк. Алга киткән Европа ил­ләрендә югары белем алучылар – 40 процент чамасы. Мин ата-аналарның теләкләренә каршы килә алмыйм. Аларның омтылышлары бик әйбәт. Әмма безгә башлангыч, урта, югары һөнәри белем алган белгеч­ләр дә бик кирәк. Һөнәри белемлеләр булмаса, безнең җәмгять­нең киләчәге бик үк матур булмас.
Рабит БАТУЛЛА, язучы:
– Ул инде һәр кешенең үзеннән тора. Югары бе­лемгә омтылуны кайчагында аңлап та бетермим. Мә­сәлән, урта һөнәри белем белән дә югары белемлегә караганда бик күп яхшырак яшәү­челәрне беләм мин. Аларның хезмәт хакы әйбәтрәк, куллары оста. Мәҗбүри югары белем кертергә кирәк ул вакытта. Тик, миңа калса, мондый нәрсә безнең икътисадка туры килеп бетми. Кешенең югары белем алу-алмавы аның сәләтенә бәйле булырга тиеш.

Дамир ГЫЙЛАҖЕВ, Азнакай районы мәгариф бүлеге башлыгы:
– Әлбәттә, мин барлык бала да югары белем алып бетерергә тиеш дигән фикер белән килешмәс идем. Әмма барлык балалар да нинди дә булса һөнәр алырга тиеш. Мин иң беренче чиратта менә шуны күздә тотам. Һөнәр алу ул югары белем алу дигән сүз түгел. Бүген башлангыч һө­нәри белем бирү училищелары, урта һөнәри белем би­рү­че техникум, лицейлар бар. Шуларны бетереп тә менә дигән белгеч булып эшләү­челәр бик күп. Безнең районда мәктәпне тәмамлаган ба­лаларның 86-89 проценты югары уку йортларына керә. 10-12 проценты башлангыч һәм урта һөнәри белем би­рүче уку йортларына бара. 2-3 проценты, мәктәпне тә­мамлагач, армия­гә китә яки эшкә урнаша.

Айгөл БАРИЕВА, җырчы:
– Мин һәрбер бала югары белемле булырга тиеш дигән фикердә. Бер белем генә түгел, ике белем дә булырга мөмкин. Эшче һөнәр ияләре дә югары белемле булырга мөмкин. Югары белем алган һәркем фән кешесе булып китә дигән сүз түгел бит. Һәр кеше үз һөнәрен үзе сайлый. Белемле булу беркемгә дә комачауламый. Кеше һәрвакыт үз белемен арттырып торырга тиеш.

Сабина ХӘСӘНОВА, бухгалтер:
– Һәркемнең диярлек югары уку йортына керүе, минемчә, югары белемнең дәрәҗәсен шактый төшерә. Югары белемле булу эшкә урнашканда да бернинди өстенлек бирми. Дипломның кызыл булу-булмавына да игътибар итмиләр. Хәзер фәнни дәрәҗә алу модага кереп бара, күпләр шуңа омтыла. Ләкин бу фәннең дә­рәҗәсе үсүгә китерер дип уйламыйм. Югары белем белән дә шул ук хәл: күбрәк кеше кергән саен белем бирү сыйфаты түбәнәя бара сыман тоела. 

Ватаным Татарстан