Яшьләрне дөрес җенси тормышка өйрәтәчәкләр

 
Көне буе компьютер янында утыра, эчә-тарта торган егетләрне кызлар яратмый. Аларга мускуллары беленеп, энергиясе ташып тора торган пар кирәк. Балалар һәм мәктәп укучыларында дөрес яшәү рәвешен шундый эчтәлектәге мультфильмнар аша тәрбияли башлаячаклар.
Әлеге фикер «Сәламәт тормыш өчен» медицина форумы кысаларында оештырылган «Яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше формалаштыруда ММЧ, мәгариф системасы һәм спорт инфраструктурасының роле» дигән темага уздырылган түгәрәк өстәл вакытында әйтелде. Бу хакта республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы Римма Садыкова хәбәр итте. Ошбу медицина үзәге «Татармультфильм» белән берлектә «Сәламәтлек территориясе» дигән балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары өчен медиа-проект эшләгән. Хәзерге вакытта спортка, актив яшәү рәвешенә өндәүче 5 мультфильм әзер инде. Эшчәнлек алга таба да дәвам иттереләчәк, дип ышандыра табиб.

Яшьләр сәламәт булырга тырышсын

Яшьләр сәламәтлеге - бүген ил җитәкчелеген борчыган көнүзәк мәсьәләләрнең берсе. Соңгы ун елда гына да 14 яшькә кадәрге авыру балалар саны 26 процентка арткан. Ә инде балаларның үз-үзләренә кул салу күренеше буенча Россия 3 урынны тота. Әлеге саннар бу проблеманың ни дәрәҗәдә актуаль булуын тагын бер кат ассызыклап күрсәтә. «Яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауда төп өмет мәгариф системасы, мәгълүмат чаралары һәм спорт инфраструктурасында. Нәкъ менә алар яшь буынга дөрес мәгълүмат бирә, аларны дөрес юлга бастыра ала», - дип ассызыклады Дәүләт Думасының физик культура буенча комитет рәисе урынбасары, Россия Олимпия комитетының Генераль сәркатибе Марат Бариев.

Бала тәрбиясендә күп нәрсә ата-анадан тора

 «Бүген Россия хөкүмәте сәламәтлек саклау учреждениеләренә, аларның сыйфатын яхшыртуга, медицина үзәкләрен югары технологияле, инновацион җиһазлар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирә. Тик кызганычка каршы, дәүләтнең акчалата ярдәме һәрвакыт көтелгән нәтиҗәләргә китерми шул. Андый очракта эшчәнлек юнәлешен үзгәртергә кирәк. Шуңа күрә, хөкүмәт чирне дәвалауны түгел, ә аны кисәтүне беренче урынга куя», - дип сөйләде Дәүләт Думасының мәгариф буенча комитеты эксперт советы рәисе Фарис Харисов. Аның сүзләренә караганда, яшьләрне сәламәт итеп тәрбияләүдә төп рольне нәкъ менә мәгариф уйный. Шуңа күрә, әлеге өлкәгә аерым игътибар бирергә кирәк. Тик укучыларда сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны педагогларга гына тапшыру ярамый. Әлеге эшчәнлеккә ата-аналарны да тартырга, алар белән тыгыз элемтәдә эшләргә кирәк. Шул чакта гына көтелгән нәтиҗәләргә ирешеп булачак.

ММЧлар да сәламәтлек яклы

Әлеге мәсьәләне хәл итүдә ММЧларның да роле зур. «Бүген яшьләрне дөрес яшәү рәвеше алып барырга өндәү белән республиканың һәрбер массакүләм мәгълүмат чарасы шөгыльләнә. Һәрбер басмада, телеканалларда әлеге темага багышланган язма һәм программалар бар», дип ассызыклады «Татмедиа» агентлыгының бүлек мөдире Марсель Гыйльмиев.
Яшьләргә җенси тәрбия бирүгә дә зур игътибар бирү сорала. Түгәрәк өстәл барышында бу теманы кат-кат күтәрделәр. Әлеге мәсьәлә көннән-көн ныграк актуальләшә бара. Моның төп сәбәбе - республикада әлеге тема буенча махсуслашучы белгечләр җитмәү. Бу өлкәдә яшьләр белән эшләгәндә бик тә сак булырга, җаен белеп кенә эшләргә кирәк. Шуңа күрә, 2012-2018 елларда республика яшьләренә дөрес җенси тәрбия бирү буенча махсус программа тормышка ашырылачак. Ул яшьләргә нәкъ менә репродуктив тәрбия бирүне максат итеп куя. 
Рәмзия ЗАКИРОВА