Татарстанда чупакабра



Соңгы арада Татарстанда яңа “эпидемия”, бөтен халык дәррәү килеп чупакабра турында сөйли. Имеш ниндидер эткә охшаган җәнлек хуҗалыкка кереп мал-туарларның каннарын эчеп, бөтенесен кырып чыгып китә икән. Бу сүзләрне ишеткәч,  интернет челтәренә кереп карарга булдым. Нәрсә соң ул чупакабра? 

Викепедиядан алынган мәгълүматларга караганда, чупакабра испан теленнән “кан  эчүче кәҗә” дип тәрҗемә ителә.  Легенда буенча бу җанвар хайваннарны (бигерәк тә кәҗәләрне) үтерә һәм каннарын эчә ди. Тик бу фәнни телдә исбатланмаган. Күп очракта халык чупакабраны башка хайваннар белән бутый, ә чынлыкта исә алар  мутация нәтиҗәсендә килеп чыккан башка хайваннар икән. Мәсәлән  төлке, койот, шакаллар.  Тулырак http://ru.wikipedia.org сайтында.

Татар үз кузе белән күрмичә ышанмый диләр. Миндә бу легендагы ышанып бетә алмыйм. Үзегезнең уй-фикерләрегезне безнең почтага  җибәрә аласыз 116tat.ru@bk.ru