Йомшак уенчык Айгөл Бариева тавышы белән җырлаячак

Мәскәунең бер зур фирмасы минем белән элемтәгә кереп, берәр җырым яздырылган уенчык чыгарырга тәкъдим ясады.
 Ягъни уенчыкның билгеле бер төшенә баскач, ул көй чыгара. Минем өчен бу, әлбәттә, яңалык. Берсүзсез ризалаштым. Берничә җыр арасыннан алар "Татар җыры -2011" фестивалендә "Иң популяр җыр" номинациясендә җиңгән "Әйт әле" композииясен сайладылар. Уенчыкка килгәндә, ул татар милли киеменә киенгән ак аю. Исеме - "Прекрасная - Матурым"...Бу уенчык балаларга гына түгел, барлык яшьтәге кешеләрне сөендерер, дип өметләнәм...Уенчык яңа елда сатуга чыга.