Ләйсән Утяшеваны караклыкта гаеплиләр


 
Россия мәгълүмат чараларында танылган гимнаст һәм телевидение йолдызы Ләйсән Утяшева белән бәйле берничә күңелсез вакыйга басылды.
Элек Ләйсән белән тормыш иткән Мәскәү бизнесмены аны 24 миллион сум акча урлауда гаепли. Ир-ат сүзләренә караганда, Ләйсән һәм әнисе Зөлфия аның акчасын, машинасын һәм башка милкен үзләштергән.
Бүген Мәскәү өлкәсенең Мытищи шәһәр судында Ләйсән Утяшева катнашлыгында эш каралырга тиеш иде. Судның рәсми сайтында да бу турыда мәгълүмат бар.

Шулай ук, Life News хәбәр итүенчә, тикшерүчеләр рәсми рәвештә быелның 12 мартында йөрәк өянәгеннән вафат булган Зөлфия Утяшеваның үлемендә шикләнә башлаган.
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Ләйсән Утяшеваны караклыкта гаеплиләр
4/ 5
Oleh