Илнар СӘЙФИЕВ ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР ӨЙЛӘНГӘН

 
Гел игътибар үзәгендә булган артист халкының шәхси тормышы белән туктаусыз кызыксыналар. Җырчы-фәлән өйләнсә дә, аерылышса да, йорт салса, эшмәкәрлек белән шөгыльләнсә дә, тамашачы бу турыда пышылдашмый калмый.
Әгәр ул ялгыш кына кирәкмәгән җирдә, кирәкмәгән кеше белән күренсә дә, бетте дигән сүз! Шунда ук имеш-мимеш, гайбәт сүзләр йөри башлый. Әлеге сүзләрнең дөреслеккә туры килү-килмәвен тикшереп тә маташмыйча, кайберәүләр ул мәгълүматны таратырга ашыга. Бу уңайдан интернет дигәнең бигрәк җайлы санала.
Әлеге яңа сәхифә нәкъ шундый имеш-мимеш сүзләрнең дөреслеккә туры килү-килмәвен ачыклау максатыннан ачыла да. Бүгеннән башлап сез үзегезне кызыксындырган сорауларны җырчыларга бирә аласыз. Бу очракта без җырчылар белән тамашачы арасында арадашчы ролен үтәрбез. Әгәр артист халкы турында имеш-мимеш беләсез икән, безгә бу турыда язып салыгыз һәм без ул сүзләрнең дөреслеген белешербез. Димәк, сездән кызыклы имеш-мимешләр көтәбез, языгыз.

Беренче булып бу сәхифәдә җырчы Илнар Сәйфиевның шәхси тормышына кагылышлы кайбер сораулар яктыртылыр. “Тал бишек”не җырлаучы әлеге егет әллә кызлардан уңмый, әллә үзенең характеры ярамаслык шунда. Ни дисәң дә, Илнар инде ике тапкыр өйләнеп, ике тапкыр аерылырга өлгерде. Аның беренче никахы турында артык җәелеп китеп сөйләнмәде, моны күпләр белми дә калды бугай. Ә менә икенче, законлы никахын Илнар бик зурдан кубып укытты. 2008 елда ул Альбина исемле Яшел Үзән кызы белән гаилә корып, матур гына яши башлады. Кызның чибәрлеге күпләр кызыгырлык иде, анысын яшереп булмый. Әмма матурлык туйда гына кирәк шул!
Бер ел да узмады, Илнар үзенең аерылуы турында хәбәр итте. Җырчының үзе әйтүе буенча, аларның характерлары туры килмәгән. Чынлыкта, яшьләр арасында ни булгандыр, анысы зур сер булып калды. Дөрес, бу турыда имеш-мимешләр күп булды, әмма аларның чынбарлыкка туры килүе расланмаган кыяфәттә калды.
Аерылышкан чагында ук Илнар тиздән тагын өйләнәчәген, гаилә корыр өчен яхшы хатын эзләячәге турында әйтте. Юк-юк, уңышсыз никах аның күңелен дә сындырмады, гаилә кору теләген дә үтермәде. Киресенчә, ул тагын бер чирканчык алды булса кирәк.
Илнарның үзен хөрмәт иткән, яраткан хатын турында хыяллануы озакка сузылмады. Узган елның көзендә үк Сәйфиевның тагын өйләнергә җыенуы турында имеш-мимешләр ишетелде. Әмма җырчының гөрләтеп туй иткәнен генә күреп булмады. Әллә бу юлы тантананы алай зурлап үткәрмәде, әллә бөтенләй өйләнеп тормады инде?!
Артык баш ватып тормыйча, тормышындагы үзгәрешләр турында Илнарның үзеннән сорашырга булдык. Дөресен әйткәндә, бу җырчы иркенләп, ачылып китеп аралаша торган кешеләрдән түгел, ул сорауларга гел өстән-өстән генә җавап бирә. Бу юлы да җавабы кыска булды.
–Илнар, сине тагын өйләнә диләр, дөресме?
–Әллә кайчан өйләндем бит инде...
–Ә нишләп бу турыда без белми калдык соң?
–Өйләнгән саен сөйләп йөреп булмый бит...
–Кемгә өйләндең, кайсы кызны бәхетле иттең?
–Кем икәнен, кайчан өйләнгәнемне әйтмим, сер булып калсын.
–Нишләп алай?
–...
Илнар шушы урында элемтәне өзде, хатыны белән таныштырып торасы итмәде. Кайбер мәгълүматларга караганда, аның хатыны Яр Чаллы якларыннан икән. Бу юлы ул никахын рәсмиләштереп тормаган ди, имеш. Ничек кенә булса да, яшьләр бәхетле һәм озак яшәсен, җырчыбыз, ниһаять, үзе хыялланган кызны очраткан булсын иде...