Полицияне яңадан реформалап карарга җыеналар

Русиядә полицияне яңа реформа көтә. Эчке эшләр министрлыгы каршындагы киңәйтелгән эшче төркем яңа реформаның "юл харита"сын тәкъдим итте.
Әлеге планны әзерләүчеләрнең берсе, дума депутаты Александр Хинштейн әйтүенчә, бу документ әлегә беренче тәкъдимнәр хәлендә генә, аңа үзгәрешләр дә кертеләчәк. Анда реформаның төп максатлары җәмәгатьчелек ышанычын, профессиональлекне һәм эш сыйфатын арттыру диелә.
Проектның башында ук эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен финанслау арттырылуга карамастан, “яңадан аттестацияләү дә, яңа кануннар да җәмгыять көткән нәтиҗәләргә китермәде. Эчке эшләр оешмаларында канун һәм дисциплина бозулар, кызганыч ки, дәвам итә. Аттестация үткәреп вакыт таләпләренә туры килмәүче күп кенә хезмәткәрләрне эштән алу хезмәткәрләрне яңарту һәм аларның профессиональлеген арттыру бурычын үти алмады. Милициядән полициягә эшкә уңай һәм тискәре сыйфатлары булган шул ук хезмәткәрләр күчерелде” диелә.
Хокук бозулар һәм җинаятьләр турында гаризаларны һәм белдерүләрне исәпкә алу һәм теркәү системын үзгәртү, хезмәткәрләрне канунга каршы гамәлләрне яшерүгә, эшчәнлекне уңай итеп күрсәтүче манипуляцияләргә этәрүче полиция эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү стереотипларыннан баш тарту булмый торып, реформа максатларына ирешелмәячәге әйтелә.
Министрлыкны Рәшит Нургалиев җитәкләгән чорда үткәрелгән реформаның уңай сыйфатлары буларак министрлык идарәсендәге ныклы үзәкләштерелгән вертикалне саклап калу, полиция эшендә халыкара стандартларга туры килүче кануннар чыгарылуы әйтелә.
2011 елда ул чактагы президент Дмитрий Медведев тәкъдиме белән милиция атамасын полиция дип үзгәртү һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләрен аттестация тикшерүе аша үткәрү  халыкның тәртип саклау оешмаларына карата бик түбән булган ышанычын арттырырга ярдәм итмәде.
Бу елның маенда 1600 кешедән сораштырып бар ил буйлап "Левада" үзәге үткәргән фикер белешүдә катнашканнарның бары биш проценты гына полиция хезмәткәрләренә тулы ышаныч белдергән иде. 63 процент исә полиция хезмәткәрләренә курку белән карауларын белдерде. 83 процент тәртип саклау оешмаларындагы канунсызлыкны һәм башбаштаклыкны зур проблем дип таныды. Бары тик 2 процент кына андый проблемны күрмәвен белдерде.
Проектны әзерләүчеләр реформаларны биш юнәлештә дәвам итәргә чакыра.
Әлеге тәкъдимнәр гамәлгә ашса, киңкүләм аттестация булмаячак, матбугатта чыккан хәбәрләр һәм кешеләрнең шикаятьләре нигезендә аерым бүлекләрне, хезмәтләрне һәм хезмәткәрләрне аттестацияләү үткәреләчәк. Полициядә коррупциягә каршы көрәшкә ФСБ җәлеп ителәчәк.
Эшче төркем әгъзалары шулай ук полиция хезмәткәрләренең җинаятьләрен яшерүгә каршы чара буларак андый очракларны тиз арада җентекләп тикшерергә, бу турыда хәбәрләрне бердәм үзәккә туплап барып киләчәктә чираттагы һәм чираттан тыш аттестация барышында кулланырга тәкъдим итә.
Эшмәкәрләрне нигезсез эзәрлекләүләргә вакытында җавап бирү өчен эшмәкәрләр хокукларын яклаучы оешмалар белән хезмәттәшлек итүче даими эшләүче төркем төзергә тәкъдим ителә.
Полиция хезмәткәрләрен ялганны тикшерүче җиһазлардан тыш аларның психофизиологик халәтен тикшерүче башка яңа технололнияләрне дә кулланып тикшерү күздә тотыла.
Икенче юнәлеш халык ышанычын арттыру. Моның өчен Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлеген җәмәгатьчелеккә ачык итү, министрлыкның төрле дәрәҗәдәге иҗтимагый шураларын үзгәртеп корып анда хокук яклаучыларны кертү, тәртип саклаучыларның канун бозуы турында телефон һәм интернет аша кайнар элемтә булдыру тәкъдим ителә.
Өченче юнәлеш - полиция эшчәнлеген оптимальләштерү. Узган реформа чорында түбәндәге бүлекләр кечерәйтелеп муниципаль бүлекләр зурайтылган булса, хәзер элеккене өлешчә кире кайтару кирәклеге әйтелә, чөнки авыл җирләрендә һәм кечкенә шәһәрләрдә полициягә гариза тапшырулар кыенлашкан.
Дүртенче юнәлеш җинаятьләрне исәпкә алу һәм теркәү системын үзгәртүне күз алдында тота. Хокукый статистиканың автоматлаштырылган дәүләт системын булдыру һәм җинаятьчелек торышы турындагы статистик мәгълуматларны эшкәртүче федераль үзәк төзү тәкъдим ителә.
Бишенче юнәлеш - яңа чор куркынычларына тиешле җавап бирүгә әзерләнү. Полицияне реформалау планын әзерләүчеләр фикеренчә, оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш максатында дәүләт концепциясе әзерләнергә, министрлыкның берләштерелгән мәгълүматлар банкын төбәк, төбәкара һәм дәүләтара оешкан төркемнәргә бүлеп карарга кирәк.
Кеше сәүдәсенә һәм кеше органнары белән канунсыз сәүдә итүгә каршы комиссия төзү дә тәкъдим ителә.
Эшче төркемнең реформа планында рөхсәтсез миграциягә каршы көрәшү өчен оператив-эзләү бүлекләре булдыру да каралган. Шул ук бүлекләр мигрантларны урыс милләтчеләре һөҗүмнәреннән сакларга да тиеш булачак.
Әлеге планның беренче өлешендә искә алынганча, полиция хезмәткәрләренең канун бозып эшмәкәрләрдән акча таләп итүе әле дә күпләрне борчыган проблем булып кала. Бу атнада Русиянең икътисади үсеш министрлыгы да эшмәкәрләргә карата нигезсез тикшерүләр үткәрүче һәм канунсыз җинаять эшләре ачучы полиция хезмәткәрләренә җәзаларны кырыслатучы канун өлгесен тәкъдим итте. Эшмәкәрләргә комачаулаучы канунсыз тикшерүләр өчен 250 мең сум штрафтан алып 5 ел төрмәгә кадәр җәза бирү тәкъдим ителә. 

                                                                                                                                    Наиф АКМАЛ