Кибеткә экопакетлар чыкты - әбиләр риза түгел

 
Игътибар иткәнсездер: кибетләрдә элек бушка бирелгән пакет-майкалар хәзер түләүле. Зур ритейлерлар моны табышны арттыру юлы дип түгел, экологияне саклау максатыннан эшләнә дип аңлата.
Казанның зур бер супермаркеты янында яшәүче Сания апа хәзер көн саен касса яныннан берьюлы 2-3 пакет алып чыга алмый. «Кирәк булыр», дип элек берничә пакет "шудырса", хәзер яшелчә, җиләк-җимеш үлчәнгән җирдә торган рулонлы полиэтилен капчыклар белән генә канәгатьләнергә мәҗбүр. Мондый үзгәрешләр килер көнгә хәстәрләнеп яшәүче олы буын вәкилләрендә ризасызлык тудыра.

Тычканга үлем, мәчегә көлке
Хәзер кибетләрдә полиэтилен пакетлар белән бергә кәгазьдән ясалганнары да күренә. Ритейлерларны болай эшләргә закон мәҗбүр итмәсә дә, кибетчеләр үзләре пакетны акчага сатарга бик шат. «Бушлай пакетка көнлек норма куела. Эш көннәрендә кассаларга аны аеруча аз бирәләр. Иртән олы яшьтәге апаларның нәфесләнеп пакет җыюлары аркасында безгә штраф салына иде. Хәзер күпкә иркенрәк», - дип сөйли зур кибеттә кассада утыручы Ләйсән.
Кызның сүзләренә караганда, халык экопакеттан файдаланырга ашыкмый. Арзанрак дип, барыбер гадәти "майка"ларга үрелә. «Кибет хәзер аның нык юкаларын китертә башлады. Аларда полиэтилен күләме азрак. Сатып алучылар: пакет түләүле, өстәвенә, тиз ертыла дип безгә зарланалар», - ди кассир.

Чисталык өчен акча түләргәме?
Зур сәүдә урыннарында пакет-майка 1,5-3,5 сум, ныграк полиэтилен янчыклар - 5-7 сум, ә экопакетлар 7-15 сум тора. Кассир Ләйсән әйтүенчә, дәүләт дәрәҗәсендә билгеле бер кагыйдәләр чыгармыйча, халыкны экологик тәртипкә өйрәтеп булмаячак, һичьюгы целофанны сатудан алырга кирәк.
Алай да «Пятерочка», «Карусель», «Перекресток» кибетләрен тотучы X5 Retail Group компаниясе вәкиле Михаил Сусов сүзләренә караганда, безнең халык полиэтиленга ияләнгән, аның үзаңын әле тиз генә үзгәртеп булмас. Шуңа тиздән кибетләрдә кәгазь пакетлар гына түгел, тиз таркала торган полиэтилен капчыклар да пәйда булачак.
Халыкны кәгазь төргәкләр, пакет һәм сумкаларга ияләндерер өчен аларны, әлбәттә, түләүсез итәргә кирәк. Ләкин кибет хуҗалары бу эшне артык чыгымлы дип таба, чөнки экопакетларны алар үзләре дә заказка ясатып ала. Түләүсез кәгазь пакетлар төрле акцияләр вакытында гына бирелергә мөмкин.

Макулатура җыю гадәтен яңартып...
Бүген безнең төбәктә дә, гомумән, Россия күләмендә дә экологик пакетларга кытлык юк. Ләкин бу янчыкларга чимал булып бара торган кәгазь калдыкларын җыю эше шактый аксый. Кәгазь килограмын 1-3 сумга, ә катыргыны 10-15 сумга кабул иткәндә, аны чүплеккә чыгару отышлырак түгелме? Җитмәсә, калдыкларны кайда тапшырып булганы хакында да мәгълүматны табасы кыен.
Икенчел эшкәртү белән шөгыльләнә торган оешма вәкиле Андрей Усов әйтүенчә, экопакетлар чыгару әлегә зур табыш китерми. Компания керемне, нигездә, юридик затлар китергән резин, пластик калдыкларын утильләштерүдән ала. Аның сүзләренә караганда, кибетләрдә кәгазь сумка-пакетларга игътибар артса, кулланылган кәгазьне кабул итү бәясе кыйммәтләнеп, макулатура җыюның да, бәлки, элеккеге даны кайтыр иде. 
Миләүшә ЗАКИРОВА