Шәһәр халкын сыйлыйм дип, авыл халкы зыян күрә


 
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә акча эшләп булмый, дип зарлана җитештерүчеләр. Алар фикеренчә, әлеге чараны оештыруның максаты - шәһәр халкын туендыру, аларны кышка хәзерләү.
Быел Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узган ел белән чагыштырганда күпкә иртәрәк башланып китте. Үткән ел бу вакытта әле ярминкә уздырырга әзерләнеп кенә йөрсәләр, быел исә җитештерүчеләрнең күбесе үз товарларын сатып бетерергә дә өлгергән инде.

Ярминкәдә акча эшләмиләр!
Шулай да, быел ярминкәгә сату итәргә килүчеләр авыл хуҗалыгы продуктларына куелган бәяләрнең бик түбән булуыннан риза түгел икән. «Былтыр карабодайны килосы 40 сумнан саткан идек, быел 30 сум, дип куйганнар. Кишер, чөгендер һәм суганны 10 сумнан сатабыз. Бу - без үзебез өчен бер тиен акча да эшләмибез, дигән сүз. Казанга кадәр килеп җитү өчен дә күпме акча кирәк», дип зарланып алды бер сатучы апа.
Аңа күршедә генә торган ир-ат та кушылды - сатып алучыларын да онытып, юлга күпме чыгым киткәнлеген саный башлады. «Әлеге ярминкәләрне шәһәр халкы өчен дип махсус оештыралар. Яшелчә, җиләк-җимешне утыртабыз, үстерәбез, уңышын җыябыз да, шуны әзергә-бәзер генә йөрүче шәһәр халкына иң очсыз бәягә сатып утырабыз. Безгә шуннан ни файда? Ярый инде, юлга киткән чыгымнарны капларга вәгъдә иттеләр», дип үз уй-фикерләре белән уртаклашты ул.

Бәйгедә җиңәм дисәң, продукцияңне күп итеп сат
Исегезгә төшерәбез, ярминкәләрдәге якынча бәяләрне Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы билгели. Быел исә, продукция тәкъдим итүчеләрнең хәленә кереп, республика җитәкчелеге аларга юл чыгымнарын каплау өчен барлыгы 10 миллион сум акча бүлеп биргән. Алай гына да түгел, ярминкәдә катнашучы район хуҗалыклары арасында бәйге дә игълан ителгән. Иң актив, иң оста һәм иң күп продукция сатучыларны өстәмә керем көтә.

Ярминкәләр авыл һәм шәһәр халкын берләштерә?
Сатучылар арасында ярминкәне авыр эш көне белән тиңләүчеләр рәтендә, аны бәйрәм көне итеп кабул итүчеләр дә бар. «Ярминкә чоры иң рәхәт вакытларның берсе. Башкалабызга килеп, җыр-биюләр, кайнар коймак исләре астында үз продукцияңне мактап торудан да рәхәт нәрсә бар микән. Монда килгән һәммә кешенең күңелен күрергә тырышам. Шәһәр халкы да ярминкәләрне матур бер бәйрәм итеп кабул итәргә тиеш», дип хис-кичерешләре белән уртаклашты бер апаң. «Бәяләрнең нинди булуы мөһим түгел. Аның каравы, әлеге чара вакытында шәһәр һәм авыл халкы аралашуы өчен мөмкинлек туа. Алар безнең яшәеш, тормыш белән таныша. Без исә аларның ничек яшәвен күреп китәбез. Аллага шөкер, һәр елны киләм һәм һәр елны «ярый әле авылда яшим», дип сөенеп кайтып китәм», дип сөйләп алды бал белән сату итүче бабай.

Бәрәңге сатып та популярлашып була
 Кайбер хуҗалыкларның сату-алу эше аеруча уңышлы бара. Кызыксынып, шулар янына бардым. Бактың исә, аларның сатып алучылары күптән билгеле икән инде. «Без һәр елны бер үк сатып алучылар белән эшлибез. Алар безнең продукциядән бик риза. Таныш-белешләрен дә безгә алып киләләр. Шул рәвешле, Казанда популярлыгыбыз арта», дип сөенә бәрәңге сатучылар.
Ярминкәдәге бәяләргә килгәндә исә, алар узган елдан әллә ни аерылмый. Бәрәңгенең килограммын 9-10 сумнан, кишер, суган, чөгендерне - 10-12, тана итен 220 сумнан сатып алырга мөмкин. Сөтнең бер литры 18 сум.
 
Рәмзия ЗАКИРОВА