Студентларга хиҗап кию тыела? Казан медицина көллияте тирәсендә шау-шу


Соңгы вакытта Казан медицина көллияте тирәсендә шау-шу купты. Биредә укучы кайбер мөслимәләр җитәкчелекнең хиҗап тыюына зарланган. Җитәкчелек бу мәгълүматны кире кага.
Медицина көллиятенең икенче курсында укучы Гүзәл Фәссәхова “Элегрәк мондый тыюлар булдмады”, дип сөйләде Азатлыкка.
“Мин үзем шәригать буенча гыйнвар аеннан гына киенә башладым. Әлегә кадәр бернинди проблем булмады, кызлар дин буенча киенеп йөри иде. Тыюлар сентябрь башларында, уку башлангач ясалды. Безне конкрет рәвештә беркем җыймады, күбесенчә бүлек мөдирләре кызлар белән аерым-аерым аралашты. Кызларга төрлечә әйткәннәр, шәхсән миңа, түләүледә укыгангадыр, медицина уку йортына махсуслаштырып киенергә, итәгемне кыскартырга куштылар. Ә кайбер кызларга, әйе, яулыкларын салып, таррак чалбарларда йөрергә кушканнар. Болай киенергә тиешлекнең сәбәбен министрлыктан килгән хат белән бәйләделәр. Әмма ул хатны беркем дә күрмәде. Минем уйлавымча, бу июль аендагы һөҗүмнәр нәтиҗәсендә булгандыр. Хәзер барысы да җайлашты, кызлар арасында әйткәнчә киенә башлаучылар да, элеккеге кебек киенүчеләр дә бар. Шулай да укытучылар “Сезгә яулыкларны рөхсәт иттеләрме?”, дип сорыйлар ”, ди Гүзәл Фәссәхова.
“Безнең гәҗит”кә хәбәр биргән кызлар көллият җитәкчесенең яулык бәйләүне тыюына зарланган. “Укырга йөргәндә яулыкны саласыз, аның урынына колпак киясез. Хиҗап белән итәкләрегезне чалбар һәм халатка алыштырасыз, диде. Ә без, мөселманнар, халат белән чалбар кияргә риза. Тик менә колпак астыннан чәч күренмәсенгә ак яулык япсак буламы дип сорадык. Ә ул: "Юк! Вы рассмешите народ", – диде. Без киенергә бүлмә сорадык. Ә ул: "Сез кемгә кирәк соң? Сезгә бер ир-ат та борылып карамый. Әнә йә коридорда, йә бәдрәфтә чишенегез", – дип җаваплады”, дип сөйләгән кызлар гәҗиткә.
“Шау-шу көллият эчендә түгел, аның тирәсендә бара”
Казан медицина көллиятенең укыту эшләре буенча җитәкче урынбасары Лилия Мусина әйтүенчә, яулыкның тыелуы ялган мәгълъмат. “Биредә 150 еллап студентларда толлеранлык тәрбияләнә. Бернинди хиҗап тыюлар булмады. Көллият эчендә барысы да тыныч, кызлар яулыклардан йөри, килеп карый аласыз. Шау-шу көллият тышында бара. Без аларның яулыктан йөрүләренә каршы түгелбез, бары тик уку йортының кием таләпләренә туры китереп киенүләрен сорыйбыз. Ак яулык, хастаханәләрдә үтүче клиник дәресләрдә яулыклары өстеннән махсус башлык кисеннәр, озын итәк җиргә тиеп хастаханәгә инфекция алып керергә мөмкин, шуның өчен итәкнең кыскарагын кию сорала. Без кызларга төсле яулыклар түгел, ә ак яулык бәйләргә кирәклеге турында әйттек, алар моны тыныч кабул итте. Икенче көнне безгә телевидениедән килделәр, матбугатта яздылар, кемгә мондый шау-шу куптару кирәклеген аңламыйбыз.”
Башка уку йортларында тыюлар әлегә юк
Башка медицина уку йортларындагы мөслимәләр көллияттәге җитәкчелекнең тыюларын кием таләпләрен үтәү тиешлеген контрольдә тоту белән бәйле дип саный. Барлык медицина уку йортларында махсус киемнәрнәр киелү сәбәпле, мөслимәләрдән ак яулык бәйләү, тиешле киемнәрне кию сорала икән. “Моны аңлап була, анда бик чиста йөрергә кирәк, хастаханәләрдә урамнан кергәч киемнәреңне алыштырсаң, тагын да әйбәтрәк, озын итәкләр барыбер җиргә тияргә мөмкин”, ди мөслимәләр. Андый-мондый тыюлар әле  беркайда да юк икән. Бу шау-шуны алар җитәкчелек белән мөслимәләр арасында килеп чыккан аңлашылмаучылык нәтиҗәсе дип саный. 
Резеда ӘХМӘТВӘЛИЕВА
Азатлык