Хәния Фәрхи:“Туган көнемә егетләрне генә чакырдым”

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи бу арада туган көнен, юбилей концертын уздыру мәшәкатьләре белән янып йөри. Бер минут та буш вакыты юк. Шулай да безнең газета өчен вакыт табып, ачык йөз белән өендә каршы алды ул. Кешенең бөеклеге – аның гадилегендә, дигән сүзләр Хәния ханыма бик туры килә. Аны бәхетле җырчы иткән иң мөһим сыйфатларының берсе дә шулдыр.
 


– Хатын-кызның яшен искә төшерү – әдәпсезлек, диләр, гафу итәрсез инде, Хәния ханым. Гомер уртасына җиткән мәлдә үзегезне ничек хис итәсез? Башыгызда нинди уйлар кайный?

– Үземне бик яхшы хис итәм, Аллага шөкер. Нәҗибә апа Ихсанованың бер сүзе бар: "Кем идек тә, кем булдык”, – дигән. Чыннан да, кечкенә генә авылда, гади гаиләдә туып-үсеп, үземнең язмышымны болай булыр дип һич кенә дә күз алдына китерә алмый идем. Бүгенге көндә халык җырчысы исемен алып, үз милләтеңә, үз халкыңа хезмәт итү, бер караганда, бик зур миссия дә бит. Үземнең тормышымнан, Аллага шөкер, бик канәгатьмен. Күргәннәрем, йөргәннәрем, мөгаен, ике кеше тормышына җитәрлектер. Чөнки тормышым вакыйгаларга бик бай, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашып, тамашачылар белән аралашып, күңелем байый. Хатын-кыз бәхете турында сөйләгәндә, мин гел әйтеп киләм, хатын-кыз булып килгәнсең икән бу дөньяга, синең иң зур вазыйфаң – ана булу, үзеңнең дәвамыңны калдыру. Мин монысын да эшләдем, Аллага шөкер. Эстрадага урау-урау юллар белән килеп, сәхнәгә чагыштырмача соң, 29 яшемдә чыксам да, миңа ничектер, үзенчә бер яңалык булып, халыкка танылырга насыйп булган.
– Юбилей концертында ниләр көтелә?
– Камал театры сәхнәсендә 30 майда узачак концерт нәкъ минем туган көнемә туры килә. Бу туган көнгә генә багышланган, үземнең дусларымны, туганнарымны җыеп, бергә җырлашып, күңел ачу кичәсе булачак. Мин егетләрне генә чакырдым. (Көлә) Табигатем буенча, ир-атлар белән уртак телне тизрәк табам, ир-егетләр белән аралашу җиңелрәк миңа. Ренат Ибраһимов, Фидан Гаффаров, Салават, Айдар Галимов киләчәк. Концертның беренче бүлегендә Камал театры артистлары минем яшь чагымны, Салават, Ренатларның яшьлекләрен уйнаячаклар. Ә гастрольләргә алып чыгасы концерт программасы профессиональ сәхнәгә чыкканга 25 ел тулуга багышлана. Шуның дүрт елы Тинчурин театрында узды. Июль аенда эстрадада эшли башлавыма 21 ел тула. Уйласаң, бик күп гомер икән.
– Егерме елдан артык туктаусыз җырлап, сәхнәдән бер дә төшмичә яшәгән елларыгызга карап, үзегез нинди нәтиҗә чыгарасыз?
– Миңа калса, әле нәтиҗә чыгарырга иртә. Гастрольләргә йөрмичә, өйдә утырсам, артка борылып карап, ниндидер нәтиҗә чыгарырга мөмкин булыр иде. Ләкин бүгенге көндә тамашачы минем концертларыма әйбәт йөри әле. Тамашачыма әйтәсе сүзләрем, җырланасы җырларым бик күп. Хәзерге кызыклы заманда, үзгәрешләр чорында, вакыйгалар эчендә кайнап яшәвемә, табигатьнең иң матур чагында туганыма бик бәхетлемен. Туган көннәрем гел чәчәккә күмелеп үтә. Эшем җырчы булгач, бигрәк тә... Кайчагында уйлап куям, үз гомеремдә күпме чәчәк диңгезе кабул иттем икән мин дип.
– Хатын-кыз артист өчен анысы да бик мөһим бит...
– Әлбәттә, без шуның өчен эшлибез. Беренчедән, чәчәкне бирәсе кеше үзе алдан әзерләнеп, дулкынланып килә. Тамашачы ул бит җыр тыңларга гына түгел, рәхмәт йөзеннән, олылап, чәчәген тотып килә. Менә анысы бик матур мизгел. Мин үзем җырчы булсам да, сәхнәгә менеп чәчәк бирер алдыннан гел дулкынланам. Кайсы мизгелдә чыгарырга, кешенең күңеле булырлык итеп ничек бирергә дип баш ватам. Ә чәчәк алган кешегә – ул икеләтә рәхәт. Һәрбер хатын-кыз чәчәк алырга ярата, җырчы хатын-кыз бигрәк тә. Безнең хезмәтебезнең бер өлеше шуңа корылган.
– Сезнең җырлардан халык һәрвакыт сезнең үз язмышыгызны күрергә теләде кебек. Җырлар белән сезнең шәхси уй-кичерешләрегез чыннан да шулай туры киләме ул?
– Беләсезме, һәр тамашачы, иң беренче чиратта, үзенең күңеленә якын булган җырны сайлап ала. Мин көн саен өч сәгатьлек концертымда, үземне бәхетсез хис итеп, гел моңсу җырлар гына җырлап торсам, халык шунда ук югалган булыр иде. Концерт программасы шулай корылган, аны караган тамашачы еларга да, көләргә дә тиеш. Тормышта да нәкъ шулай. Кеше гел елап кына да, гел шаярып-көлеп кенә дә яши алмый. Әлбәттә, язмышымның кайбер мизгелләре минем репертуарда чагыла. Автобиографик җырларым да юк түгел. Гомумән, актриса һөнәрем миңа җырларны сайларга, һәр җырдан кечкенә генә спектакль ясарга ярдәм итә. Халыкның чын күңелдән ышанып кабул итүе – иҗатның дөрес юнәлештә баруы дип уйлыйм.
– Сез Габделхәй әфәнде белән кушылгач, Сезнең иҗатта да яңа борылыш башланды. Сезнең гаилә бәхетенә, хатын-кыз бәхетенә ирешүегезгә тамашачы бик сөенде.
– Әйе, шулай, Аллага шөкер. Шулай да төрлесе бар инде. Сүзләрнең дә төрлесе килеп ишетелә. Гастрольгә чыккан саен, халык безне аерып та куя. Габделхәйне мин хатыныннан аерып алган дип тә сөйләделәр. Юк, алай түгел, без икебез дә беркемне дә беркемнән аерып алмадык. Икебез дә ялгыз идек, безне таныштырдылар. Әлбәттә, һәрвакыт кеше күз алдында булган иҗат кешесен халык үзенеке итеп кабул итә. Мин – үземнеке генә дә, Габделхәйнеке генә дә түгел. Мин – халыкныкы. Язмышым шулай язылган инде. Халык минем турыда нәрсә әйтсә дә, аларның әйтергә хаклары бар. Яхшы итеп сөйләсәләр дә, начар итеп сөйләсәләр дә, мин – аларныкы.
– Габделхәй әфәндене һәр концертта Сезнең янәшәдә күрәбез. Ул Сезнең тормыш юлдашыгыз гына түгел, иҗат юлдашыгыз да. Сезнең ансамбль иҗатының ничә проценты аның җилкәсендә?
– Оештыру эшләре тулысынча аның өстендә. Мин үз фикеремне, үз теләгемне генә әйтеп куям. Ә иҗат мәсьәләсендә дә бер унбиш процентны аңа бирергә буладыр. (Көлә). Ул бөтен күңеле белән минем өчен борчыла. Үзенең киңәшләрен бирә. Кайчакта маңгайны-маңгайга бәреп бәхәсләшеп тә китәбез, аның белән ризалашмыйча, ачу килеп куйган чаклар да була. Сәхнәдә мин үзем басып торам, үз халәтемне үзем генә беләм төсле. Әмма ахырдан, күп очракта, ул хаклы була, чөнки ул миңа тамашачы күзлегеннән карап бәя бирә. Иң беренче чиратта, мин аның бәясен көтәм. Җырмы, сәхнәдә үз-үземне тотышыммы, костюмнармы – барысы да аның кулы, аның күңеле аша уза. Примеркаларга да аннан башка барырга яратмыйм. Ул барыбер нәрсәнедер күреп алып, нинди дә булса төзәтмәсен кертеп, үз сүзен әйтеп куя. Шулай булгач, аның өлеше тагын да күбрәк булып чыга әле.
– Һәр һөнәрнең үзенә күрә өстенлекле ягы һәм авырлыгы бар. Җырчы эшендә иң кыены, иң авыры нәрсә булырга мөмкин?
– Иң авыры – тавышың беткән килеш сәхнәгә чыгу, җырлау урынына акыра башлау. Тавыш бетүдән дә кыены юк, чөнки концертлар күп, нагрузка бик зур. Сәхнә артында елап-елап чыккан чакларым була. Әмма шунысы бар: театр училищесында мине укыткан укытучы Санников Леонид Пантелеймонович укыганда биргән вокал дәресе миңа нык ярдәм итә. Тамагым авыртса да, тавышны чыгарып, сәхнәгә чыгып җырларлык техникам бар. Ә, гомумән, мин иҗат итәргә бик яратам, минем үз студиям бар. Репетиция чорларын, яңа җырларны өйрәнү, яздыру вакытларын бик яратам. Яңа җыр булса, шул җыр белән яши башлыйм. Аны тизрәк яздырасым, тизрәк халык алдына чыгып җырлыйсым килә.
– Концертларыгызда яшь талантларны алып чыгасыз, бергә дуэтлар башкарасыз. Җырчы егетләр Сездә үсеп китә тора, яңалары килә. Яшь талантларны үстерү рәхмәтле эшме, Хәния ханым?
– Мин алардан нәрсәдер эшләүләрен, рәхмәтләрен көтмим. Беренчедән, алар – миңа, мин аларга эшлим. Икенчедән, яшьләрнең күз карашы, фикере аша, үземә гел яңа "кан” кереп тора. Әлбәттә, мин гел үз согымда гына кайнап, үземне генә алга чыгарыйм әле дип иҗат итсәм, дөрес булмас иде. Шушы ук яшьләр белән эшләү миңа үземне үстерергә дә ярдәм итә әле, алардан мин яңалыкка өйрәнәм. Яшьләр белән эшләргә бик яратам. Укытучы эше – саваплы эш.

 
– Сез – Башкорстан татары. Туган ягыгызда калмаган өчен ватандашлар алдында аклану хисе юкмы?
– Юк. Чөнки мин – Башкорстан кызы да, Татарстан кызы да. Татар дөньясы баласы булуым белән, Казанда торып, үземнең Башкортстаныма, якташларыма күбрәк хезмәт итәм. Күпләр шундый сорау белән басым ясарга да тырышалар. Имеш, Уфада безгә юл бирмәгәннәр, анда җырчы була алмаганбыз да, шуңа Казанга киткәнбез. Һич кенә дә ул сүзләр миңа кагылмый. Башкортстанда туып-үскән башка җырчылар да шулай җавап бирерләр. Унҗиде яшемдә башта Мәскәүгә китеп, институтта укыдым. Аннары гына Казанга күчтем. Уфага исә мин бүгенге көндә үз сәхнәмнең хуҗабикәсе кебек кайтам.
– Тормышта иң авыр һәм иң рәхәт чакларыгызда Сезнең янда һәрвакыт кем була? Эч серләрегезне кем белән бүлешәсез, Хәния ханым.
– Әлбәттә, ирем һәрвакыт минем янәшәмдә. Габделхәй мине 200 процентка белә, аңлый. Аңардан яшерен серем юк. Балаларым, хәзер инде өч ел бергә аралашып яшәүче кода-кодагыйларыбыз янәшәдә. Әниемә көненә ике тапкыр шалтыратып торам. Аны гел сөендереп кенә торасы килә. Сеңелем Фирүзә белән араларыбыз бик якын.
– Кызыгыз Алия бала чагында бик матур җырлый иде. Сезнең белән гастрольдә йөреп, җырчы булуга каршы "прививка”сы яхшы булганмы, әллә Сез аның җырчы булуын теләмәдегезме?
– "Прививка”сы яхшы булгандыр, мөгаен. (Көлә) Мин Алияне җырчы булыр дип, Мәскәүдә ГИТИСта укыр дип бик теләгән идем. Ләкин сайлау алдында калганда, киңәшне әтисе бирде. Габделхәй: "Юк, Хәния, бер гаиләгә бер артист та бик җиткән”, – диде. Әтисе шулай димәсә, Алия, бәлки, сәхнәне сайлаган да булыр иде. Әмма аның әтисенә хөрмәте, яратуы шулхәтле зур: әтисенең сүзен тыңлады. Хәзер кызым: "Әни, мин бик дөрес эшләгәнмен”, – ди. Ул үз эшеннән бик канәгать. Бүгенге көндә Финанслар министрлыгында эшләп йөри. Аллага шөкер, җитәкчеләре дә аның эшеннән бик канәгатьләр.
– Төпчек кызыгыз Алсу ниләр белән кызыксына?
– Төрле нәрсә белән кызыксына, әмма бернәрсәгә дә ныклап кереп китә алмый. Әле ундүрт яше генә тулды, аның кем буласын күз алдына китерергә авыррак. Музыка мәктәбендә укып йөри, тавышы бар. Ләкин шулай булса да, мин аны сәнгать юлына кереп китәр дип уйламыйм. Менә бу юбилей концертында Алия җырлый, ә Алсудан сәхнәгә чыгарга ризалык ала алмадым. "Әни, бу минеке түгел, әйдә мине җәфалама инде”, – диде. Теләмәгәч, аны мәҗбүриләп йөртүне кирәк дип санамыйм. Югыйсә, бик күп балалар килә миңа: "Хәния апа, сәхнәгә чыгарга ярдәм итегез әле” – дип. Ә менә Алсуның бөтен мөмкинчелеге бар, ләкин җырлау теләге юк. Теләгең булмаган эшкә тотынасы да юк, бигрәк тә иҗат эшенә. Мәҗбүр итеп эшләнә торган эш түгел ул, йөрәк, күңел белән һәм, әлбәттә, акыл белән башкарыла торган эш.
– Гел эш дип янып-көеп йөргән дәү әнинең оныгы Әминәгә вакыты каламы?
– Анысы инде иң тансык, иң тәмле, иң татлы вакыт. (Уйлана) ...Әминә көне-төне минем җырларымны тыңлый. Шуның аша, күрәсең, онытмый. Җырларымны тыңлаганда елый хәтта. Җырларны тыңлап, күрәсең, ул минем белән яши. Менә шундый бала. Миңа бик нык ягыла, бик нык ярата. Кочаклаганда сеңеп бетә. Ләкин янында бик еш булам дип мактана алмыйм. Яннарына барабыз, әлбәттә. Мөмкинлек булган саен аны бакчадан алам. Бик кызык аның белән. Бакчадан алган көнне кая булса да барабыз, сәүдә-күңел ачу үзәкләрендә балалар уйный торган мәйданчыкларда, кафеларда булабыз. Бик еш булыр идем янында, ләкин хәзергә андый мөмкинчелегем юк шул.
– Хәния ханым, Татарстанда һәр өйдә, кимендә бер генә булса да, Сезнең җырлар альбомы барлыгына иманым камил. 21 ел иҗат дәверендә Сезнең барлыгы ничә данә кассета, диск сатылды икән? Дүрт миллионлы Татарстан халкын гына исәпкә алып, берәр генә диск санасак та, 84 миллион дигән гаять зур сан килеп чыга.
– Кызык статистика булыр иде бу, санасаң. Ничә диск дигәне бер әйбер, әйеме, иң кызыгы шул: минем дискны кеше үзе сатып аламы яисә мин бүләк итәмме, озак тормый, югала, аны урлыйлар икән. Шунысы куандыра – әйбәт товар. Мактанып утырыйм әле. (Көлә). Кемне генә күрмә, барысы да: "Дискыңны урладылар, Хәния”, – диләр. Бу сүзләрне ишетеп сөенәм.
– Тамашачыларыгызга, безнең газетаны укучыларга әйтер сүзләрегезне ишетәсе килә.
– Кадерле тамашачыларымның кәефләре һәрвакыт күтәренке булсын, бай күңелле булсыннар, тар күңелле булмасыннар. Тормышта бу бик мөһим сыйфат. Заманабыз бик яхшы, теләгән һәр кеше бик яхшы итеп яшәр өчен мөмкинлекләр бар. Шатлана, сөенә белсеннәр. Кайчак үземне дә туктатып, шелтәләп куям: гаҗәпләнә, сөенә белмибез дип. Күңелеңдә шатлык таба белү, сөенә белү – тормышның бәхетле мизгеле. Шуңардан бәхет җыела. Һәрвакыт тормыш, эш артыннан куып кына түгел, һәр вак кына шатлыкны да, җиңеп чыга алган вак кына кыенлыкларны да дөрес бәяләп, сөенеп, матур итеп яшәсеннәр иде. Әлбәттә, безнең җырларыбыз гомер буе янәшә атласын иде.
– Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт, Хәния ханым. Тагын да зуррак уңышлар телибез сезгә. Юбилеегыз мөбәрәк булсын!