Салават Фәтхетдиновның үз таләпләре бар...

Бу көннәрдә Салават Фәтхетдинов янына якын бармавың хәерле. 24нче концерт сезонын башлап җибәрергә торган җырчы бик агрессив хәзер. Шулай булмыйни! Ул ике ай буе алны-ялны күрми репетицияләрдә булган. “Концертлар алдыннан гел шулай. Төркемдәге егет-кызлар белән дә төнге икегә кадәр бәхәсләшәбез. Аннары аларны куып кайтарам. Куып кайтаруын кайтарам... Ә менә аларсыз эшләп булмый бит! Кире чакырып алам аннан соң...”, – ди җырчы.





Салават Фәтхетдиновның журналистларны яратмавы билгеле булса да, түгәрәк өстәлгә шактые җыелды. Җырчы каләм ияләренә кагылышлы чәнечкеле мәзәген сөйләми калмады: “Бер хатын врач янына килә дә, арткы ягында нәрсәдер кыштырдаудан зарлана башлый. Доктор аны карагач, әйтә:
- Арт ягыгызга кәгазь кысылып калган бит...
- Правда? – дип сорый хатын, ышанмыйча.
- “Правда” түгел, “Акчарлак”...






Менә шундый ул Салават! Сүзен курыкмыйча сөйли – аның бит читлектә яшәүче тере аюы бар! Теләсә нинди проблемаларын аюын читлектән чыгарып кына да чишә ала. Аю хуҗасын үз итә икән. Без килгәндә, ул башына машина тәгәрмәче киеп уйный иде. “Әгәр сезнең артык яратмаган дустыгыз булса, сез аңа бәләкәй аю баласы бүләк итегез. Миңа моны ике ел элек Степанов бүләк иткән иде. (Александр Степанов – “Ак Барс” хоккейчысы – А. З.) Мин аңа Степка дигән исем бирдем. Башта бәләкәй, матур иде дә бит, хәзер ничек асрарга да белмим. Аю уңайлы вакытны көтеп тора да, читлеген ватып, барыбер кача икән. Китаплардан укыганым бар. Хәзер аны кая куярга да белмим. Бәлки, Дубайдагы өемә күчерермен”, – ди җырчы. Аюга кәләш тә табыгыз дигәч, “Читлек янында бер ясалма аю бар бит инде”, – дип кырт кисте. Салават әфәнде, үзегез ясалма хатын белән яши алыр идегез микән соң???

(Салаватнын аюсы)



Хатын дигәннән, хатын-кызларга да Фәтхетдиновның үз таләпләре бар – эчмәсен, тартмасын һәм... Daеwoо Маtizда йөрмәсен!

- Бер көнне машинада барам, Маtizда утырган берәү, урта бармагын тырпайтып, “фак” күрсәтеп китте. Куып тотып, бармагын шартлатып сындырсаң, бүтән алай итмәс иде дә. Шулай эшләргә җыенып беткәч кенә, үземне көчкә кулга алдым. Әнә, Степановка берәү бармак тырпайтып киткәч, куып тоткан, машинасыннан сөйрәп чыгарган, урта бармагын артка каерып сындырган да, машина ачкычын алып ташлап, утырып киткән. Шуннан соң Степанов минем “брат”ка әйләнде бит инде! Хөрмәт итәм шушы эше өчен. Дөрес эшләгән! – дип нәтиҗә ясады җырчы.

Җырчы хәзерге заман яшьләрен дә бик өнәп бетерми икән. “Ялкау буын килде! Компьютер артында ашыйлар, компьютер артында йоклыйлар, шунда яшиләр. “Ненавижу”! Төркемдәге көненә 12шәр сәгать йоклаучы егетләргә дә әйтәм: ичмасам, кеше баласын бәхетсез итеп өйләнә күрмәгез, зинһар. Бу кадәр йокы яратуыгыз, ялкаулыгыгыз белән ничек гаилә туйдырмакчы буласыз соң сез?

Салават концертларга киемнәрне ЦУМ каршындагы бер кибеттән сатып ала. “Бу кибетне кызым табып күрсәткән иде. Нәрсә ошый, шуны киям. Кайвакыт биркаларын алырга онытам. Бервакыт, чыгыш ясаганда, муен арты кычытып интектергән иде, сәхнә артына кереп, футболканы салсам – беләк буе бирка асылынып тора. Яңа кием белән оятка калган чаклар бер генә булмады. Бервакыт, сәхнәдәге урындыкта, аякка аякны куеп утырдым да, хисләнеп җырладым. Залдан берсе: “Ботинкаңдагы бәя язылган кәгазьне куптарып ат инде”, – дигән записка язып җибәрде. Сәхнәдән микрофонга кычкырып укыдым да, шунда ук куптарып та алдым – ямь-яшел булып, әллә каян күренеп торган икән...”

Бу концерт сезонында киемнәрегезне карап киегез инде, Салават абый! Чалбарыгызның биркасы алынмыйча калып, үзегез сөйләгән мәзәктәге кебек кычыттырып интектермәсен!

Айгөл ЗАКИРОВА, "Кэеф ничек?" газетасы.