Иртәгә мәктәпкә...

Гадәттәгечә бик тиз генә үтеп китте бу җәйге каникул дигәннәре.
Әле генә укуны тәмамлап, аллага шөкер 3 ай ял итәбез дип йөри идек, менә инде кабаттан мәктәп бусагасын атлап керер көннәр җитте. Иртәгә мәктәпкә, әйе... 

Бер яктан күңелсез дә, моңсу да, ә икенче яктан карасаң, җәй буе күрмәгән сыйныфташларыңы күрәсең, яңа дуслар табасың. Мәктәпнең шау-шу тормышы, үзе бер күңелле вакыйга бит ул. Сыйныфташлар белән бәйрәмнәрдә катнашу, кызыклы итеп дәресләр, тәнәфесләр уткәрү гомергә истә калырдай вакыйгалар.