Бу уенмы, чын үзгәрешме? Сезнең фикер кирәк…

«Уң эш» фиркасендә гауга. Миллиардер Михаил Прохоровны фиркадән читләштермәкчеләр иде. Кичә көн озын каршылыклы хәбәрләр килеп торды. Бу әфлисун төсендәге инкыйлапмы, әллә һаман да бер уен гынамы? Бу хакта сезнең фикерләр мөһим. Ни уйлыйсыз?

Русиядә амбициялеләрне яратмыйлар бит. Әнә Ходорковский утыра, аның коллегалары яхталар, чит илләрдә сарайлар сатып ала һәм рәхәтләнеп яши… Кремль нишләр дип уйладым. Прохоровның кискен белдерүләр белән чыгуына, үзен дөреслек эзләүче итеп танытырга тырышуына аптырап, узган атнада мәкалә язмакчы идем. Әмма, тагын 1 атна күзәтим әле дип, бу атнага калдырдым. Һәм кызык хәлләр булды.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

https://blogun.ru/russiachhejf.html