Гүзәл Уразова икенче тапкыр әни булган!

Гүзәл Уразова икенче баласын тапкан!

Urazova.ru сайты хәбәр итүенчә, 20 август төнендә Хәкимовлар гаиләсе ишәйде. Казанның 4нче балалар тудыру йортында Гүзәл һәм Илдарның икенче балалары дөньяга аваз салды. Кыз! Кап-кара чәчле! Әтисенә охшаган, ди.



“Кичә кичке унберләрдә Гүзәлне балалар тудыру йортына илттем, – ди бәхетле ата, –Аллаһка шөкер, кызыбыз исән-сау туган. Буе 50 см, авырлыгы 3510 грамм”.
Urazova.ru сайты хәбәрчесе Илдарга шалтыратканда, бәхетле әти Гүзәл һәм яңа туган нарасые янына ашыга иде. Чәчәкләр алган, шулпа пешергән.



- Икенче балага исемне әзерләп куйган идек инде, – ди Илдар. – Беренче балабыз Элларига исемне Гүзәл тәкъдим иткән иде. Бу юлы минем чират (көлә). Мин Камилә исемен тәкъдим иттем.
Баксаң, Камилә исеме юктан гына чыкмаган икән. Илдарның да, Гүзәлнең дә әбиләре Камилә исемле булган. Хәер, эш исемдәмени. Иң мөһиме, бала сау-сәламәт булсын, әти-әнисен шатландырсын. Ураза гаете көнендә туган бала игелекле, бәхетле булып үссен иде!