Әлфинә Әзһәмованың ире, Мусайбай авылында яшь хатыны белән йорт салып ята.


Кеше ышанмаслык хәл. Әлфинә Әзһәмованың ире яшь хатын белән??? Әйдәгез әле бу хакта Әлфинә апаның үзеннән сорыйк.





Әлфинә апаның җавабы:

Ирем үзем белән тора, концерт-гастрольләргә дә бергә йөрибез.Артистлар да моны күреп белеп тора бит. Кайда соң ул Мусабай авылы?Анда булганым да юк. Үзем Башкортстаннан, мужигым Рамил - Минзәләнеке.
Минем турында имеш-мимешләр күп йөри.Гайбәт көнчелектән барлыкка килә, дип уйлыйм. Үзләренең хыяллары тормышка ашмаган кешеләр әллә ниләр  уйлап чыгарып, шулай үчләшә инде. Өй телефонына да шалтыратып теләсә нәрсә әйтәләр. Югыйсә, номерын алыштырып кына торам. Беркөнне бер хатын өйгә шалтыратып: "Бүтән шортик киеп, телевизорга чыкма", - ди. Каян килеп шортик белән сәхнәгә чыгыйм, ди?! Кисәм дә, кухняда гына йөрим.

Ярар, тел чайкасыннар рәхәтләнеп. Мин барыбер гайбәттән өстен.