Хезмәттәшне туган көне белән котлау.

Сабыр да син, гади кешелекле,
Кылган эшең – бары изгелек.
Шатлыкларда үтсен синең көннәр
Бәхетләрең булсын гомерлек.
Юлларыңда киртә очраса да,
Тирән упкыннарга юлыкма.
Һәрчак сиңа ярдәмгә килерлек
Хезмәттәшләрең барын онытма.

***
..., туар һәркөн ишеттерсең сиңа
Яхшы хәбәрләр генә.
Яныңда булсын һәрвакыт
Үзең кебекләр генә.

Эшкә мәхәббәтең сокландыра,
Тырыш, максатчаң үзең.
Ял итергә дә онытма,
Бер дә сулмасын йөзең.

Гаилә бәхетенә куанып,
Тату яшәргә язсын.
Теләгең мөмкинлек белән
Бергә үрелеп барсын!
***
Хезмәткәрләр күңелендә сиңа,
Бары хөрмәт, рәхмәт хисләре;
Гомереңнең зая узмаганын
Әйтеп тора матур эшләрең.