25 яшь тулган көн белән котлаулар

25 яшь тулу уңаеннан иң матур татарча котлаулар һәм шигырьләр

25 яшь — ул гомернең иң гүзәл, яшьлек дәрте ташып торган һәм шул ук вакытта тормыш тәҗрибәсе туплана башлаган чоры. Биредә сез 25 яшьлек беренче зур юбилейга багышланган иң матур татарча котлаулар, тирән мәгънәле һәм юморлы шигырьләр, шулай ук чәчмә (проза) теләкләр табарсыз. Яраткан кешеләрегезгә, дусларыгызга һәм туганнарыгызга күңел җылысын бүләк итегез!

Кызларга (хатын-кызга) 25 яшь белән котлаулар

Яшьлегең, сафлыгың саркып торган тәүге юбилеең белән ихластан тәбрик итәм! Туган көнең хөрмәтенә теләнгән теләкләрнең барысының да кабул булуын, сәламәтлегең, матурлыгың, байлыгыңның мул булуын телим. Егерме биш яшь, минемчә, хатын-кызның иң мөлаем, иң өлгергән, иң җитлеккән, иң гүзәл чоры. Шушы мизгелләреңнең тәмен тоеп, тормыштан ямь табып, зифа буең, горур башыңны бер дә имичә, янәшәңдә ныклы терәк тоеп, тагын да зуррак юбилейларга, зуррак уңышлар белән омтылуыңны телим. Чын хатын-кыз бәхете сиңа!
25 яшь — кыз чак бит әле ул, Язсын 100 яшькәчә яшәргә, Яшь гомерең китәр үтеп тә, Искә алырсың көтеп-көтеп тә. Сабыр да син, гади, кешелекле Кылганнарың бары игелек. Сәламәтлек юлдаш булсын сиңа, Бәхеткәең булсын гомерлек!

Егетләргә (ир-атка) 25 яшь тулу уңаеннан шигырь һәм теләкләр

Иллеләргә житкән ир-егетләр Ил агасы дигән дан ала. Кылган гамәлләре үрнәк була, Әйткән сүзе хаклык санала. Егерме биш исә шул илленең Нәкъ яртысы була. Яртысы… Син яртылаш ил агасы хәзер, Почти егет, почти карт кеше. Аксакаллар зирәклеге белән Бергә кушып яшьлек ялкынын, Без телибез синең гомереңнең Якты нурлар сибеп балкуын. Юлларыңа уңыш юлдаш булсын, Бәхет кошы булсын иңеңдә. Күңелеңне сөю назлап торсын Һәм сүнмәсен өмет күгеңдә. Син яртылаш ил агасы инде Һәм егетсең әле яртылаш. Бу мизгелне билгеләмәү гөнаһ, Бу мизгелдә яңа «ярты» ач. Бокал төпләрендә калганына Шул яңасын өстәп жиппәрик. Почти ил агасы, почти егет, Синең бәхет өчен күтәрик!
Хөрмәтле юбиляр! Сине 25 яшьлек туган көнең белән кайнар котлыйм! 25 яшь — ул егет кеше өчен чын тормыш мәктәбен уза башлаган, үз юлын тапкан, көч-куәте ташып торган иң шәп чор. Сиңа корычтай тазалык, эшеңдә зур уңышлар, тугры дуслар һәм саф мәхәббәт телим. Башлаган һәр эшең уңышлы тәмамлансын, алдыңа куйган барлык максатларың тормышка ашсын. Һәр көнең шатлык-сөенечләр белән тулып торсын. Юбилеең мөбарәк булсын!