Татарча сочинение “Әти белән сөйләшү | Эти белэн сойлэшу”


Кызык, әтием минем яшемдә ниндирәк булды икән? Ә бала чакта? Кичә мин әтиемнән шул турыда: балачагы, яшьлек еллары турында сөйләвен үтендем. 

− Берәр төрле хәл турында сөйлә инде, − дип, әтине аптыратып бетердем. 

− Алайса, ярар инде, − дип, әтием сөйли башлады. − Үскәндә, мин бик шук малай булып үстем. Бервакыт без иптәш малайлар белән “сугыш-сугыш” уйнадык. Мин үземне сугышчы итеп хис итәм һәм үзем уйлап чыгарган дошманнарга каршы “сугыша” идем. Ниндидер зур гына тимер таптым да, шул тимерне дошман танкына ыргытырга уйладым. Танк урынына күрше абыйның иске генә машинасы килә иде. Мин, әлбәттә, машинага түгел, ә ул узып киткәч шул урынга ыргытмакчы идем “гранатамны”. Әмма, кызганычка каршы, күрше абый шул вакытта машинасын туктатты. Минем “гранатам” нәкъ машинаның тәрәзәсенә барып тиде һәм, әлбәттә инде, тәрәзәне ватып төшерде. Мин бик курыктым, чормага менеп качтым һәм кичкә кадәр шунда утырдым. Кич белән әтием мине тапты һәм тынычландырды. 

Менә шундый хәл турында сөйләде миңа әтием. Ә мин аны бик тәртипле, акыллы, тыныч малай булып үскән дип уйлый идем. Ләкин болар бала чакта булган. Шул вакыйга аңа күп нәрсәләрне аңларга, кайбер начар гадәтләрен бетерергә ярдәм иткән. 

Әтием тагын хәтеренә нык уелып калган яшьлек еллары − Совет Армиясе сафларында хезмәт итү еллары турында да сөйләде. Ул башта Самара шәһәрендә укыту курсларында булган. Шунда хәрби хезмәт осталыгына өйрәнгән, нинди генә авырлыклар килсә дә, Туган илне сакларга ант биргән. Аннары ул Мөскәү аэропортында чик сакчысы булып хезмәт иткән. Әтием анда бик күп дуслар тапкан. Ул аларны әле дә еш искә ала, фотоларын без бергәләп карыйбыз. Туган җирдән читтә яшәү авыр булса да, түзәргә кирәк. Ике арада йөргән кайнар сәлам хатлары очрашу көннәрен тагын да якынайта. 1988 нче елның көзеңдә әтием туган авылына әйләнеп кайта. Әти-әнисе, туганнары аны сагынып каршы алалар. 

Әтием әйтүенчә, элек армиягә бармый калу егетләр өчен хурлык саналган. Чөнки авыру егетләрне генә армиягә алмаганнар. Хәрби хезмәттә булып кайткан егетне генә чын ир дип санаганнар, ул шуның белән горурланган. Мин дә, әтиемнән үрнәк алып, туган илебезне саклаучы булып үсәрмен!