Дилә Нигъмәтуллина: "Ирем белән без хәзер дуслар" (ФОТО)

Диләнең әтисе Җәүдәт кечкенәдән җырлаган, бик матур тавышлы булган. Консерваториягә керергә тырышкан, әмма КИСИда укырга насыйп булган аңа. Укуын тәмамлагач Йошкар-Ола шәһәренә төзелеш институтына эшкә киткән. Диләнең әнисе Флера Йошкар-Оладагы педагогика институтын тәмамлаган.

Бәрәңге районы Мазарбаш авылына (Марийлар бу авылны Олашайка дип атый) эшкә кайткан (Мари-Эл республикасы).
Алар Мазарбашта танышканнар. Җәүдәт бер күрүдә Флерага гашыйк булган һәм: “Бу кыз – минеке!” – дигән.

– Дилә, “Бизнесыңны бозасың килсә, аны туганың белән ачып җибәр”, – диләр. Абыең Булат белән бер ИПда эшлисез икән. Мөнәсәбәтләрне акча бозарга мөмкин.

– Бозмаска тырышабыз. Кайвакыт акча аркасында конфликт чыга, ләкин һәрвакыт үземне басам. Булат белән мөнәсәбәтләребез яхшы, бер-беребезне яратабыз. Ул минем өчен дә терәк тә, укытучым да. Характерының кайбер сыйфатларына сокланам.

– Ирең Марат белән мәхәббәт дәвам итәме?

– Без хәзер күбрәк дуслар.

– Дуслар?!.


– Яхшы дуслар. Безгә шулай уңайлы. Безне ул канәгатьләндерә.

– Ир белән дус булу... Бу нинди күренеш тагын?
– Ир белән хатын яхшы дус булырга тиеш. Марат конфликт яратмый. Бик сирәк талашабыз, ул талашмый, чыгып китә. Хатын-кыз дулап алырга ярата бит инде ул.

– Бергә яши-яши иреңнең начар сыйфатлары күренә башладымы? Алар сиңа комачаулыймы?

– Комачаулый. Кияүгә чыкканчы аның белән ике ел аралаштым, шуңа күрә начар сыйфатларын белә идем инде. Ул иҗат кешесе буларак күктә очып йөри.

– Бу хәл ачуыңны китерәме?

– Кыен инде... Ул синең белән түгел, үз дөньясында бит...

– Маратның әти-әнисе белән тордыгыз, килен-каенана проблемасы тудымы?

– Әйе, бергә яшәдек. Мин – усал килен. Каенана бик юаш хатын-кыз, шуның өчен күбрәк юашрак булырга тырыштым. Гомумән, мин каты кеше, миңа карасаң күренмиме?

– Ю-у-у-ук...

– Шундый йомшак, песи кебек күренәм, шулаймы?

– Әйе. Ә син актриса икән, уйныйсың, малай. Дилә, син бүген бик матур. Кашларны ясагансың, иреннәрне, күзләрне буягансың, бик матур киенгәнсең дә.


– Без, хатын-кызлар, һәрвакыт матур булырга тырышабыз, бу дөньяны бераз бизәп торырга тиешбез. Синең өчен бик тырышып бизәнеп килдем, Габдерәхим.

– Өйдә дә матурмы син?

– Тырышам. Өйдә чалбар киям, алай эшләргә уңайлы. Тормышта күбрәк күлмәк, итәкләр киям. Хатын-кызның чалбар киюен яратып бетермим.

– Нинди хуҗабикә син?


– Бик яхшы. Бик тәмле ашарга пешерәм, әни өйрәтте. Камыр ризыклары да пешерәм, тортлар да ясыйм.

– Нишләп ике елга якын гастрольләргә йөрмәдегез?


– Әни бик озак чирләде. Ике ел элек әти безнең концертта чыгыш ясарга тиеш иде, әмма концерт алдыннан авариягә эләкте һәм озак кына урын өстендә ятты. 60тан өстә булуына карамастан, махсус күнегүләр белән дәваланды, хәзер чабып йөри. Аягы сынган иде, концертка аксап булса да чыкты...

Аннары күк күкрәгән кебек гаиләбезгә кайгы килде. Әни ел ярым яман чир белән көрәште. Элек белмәгән, йөгереп йөри иде, эшли, матур-чибәр, актив, эшчән, тырыш. Соңгы вакытта үз бизнесы белән шөгыльләнде. 61 яшьтә вафат булды. Бу хәбәр нерваларыбызны бик какшатты. Булат белән ай ярым нәрсә эшләргә белмәдек.

– Әтиең кайда яши?

– Бездә. Авылга кайтып йөрибез, анда хәзер кеше яшәми инде. Авылдагы йортны да, фатирны да мин алып барам. Ике йортны каравы авыр. Тырышам, вакыт булган саен тиз генә кайтып киләбез. Әтине ничек калдырыйм, ул минем янәшәмдә булачак, бергә торачакбыз инде.

– Марат Мухин белән ничек таныштыгыз?


– Җырлый башлагач. Төрле аранжировкаларны миңа ул эшләде. Бик ярдәм итте. Соңрак дуслык мәхәббәткә әверелде.



– Тиң ярыңны дөрес сайлый белергә кирәк, шуннан соң гына кияүгә чыгасы икән. Дөрес сайладыңмы?


– Сиңа нәрсә кирәген белергә тиешсең, шуны белгәннән соң гына тиңеңне сайлый башла. Гашыйк булган егетең турында “үзгәрер әле ул” дип яшәмә. Кешене үзгәртеп булмый. Иллюзияләреңне алып ташла. Мәхәббәтең бер елдан соң бетсә, бу кеше белән нишләргә икән миңа, кемне сайлаганмын, дип утырма аннары. Бәхет яхшы мөнәсәбәтләрдә икәнен онытма.

– Кызың Сәфинә (гарәпчә “зур көймә”, “кораб”) турында да сөйлә инде.

– Өч яшь аңа. Бакчага йөрми, өйдә утырабыз. Бакчаларын тиздән төзеп бетерәләр инде. Өйдә утырып арыды. Бала аралашырга тиеш. Иртә белән сөйләшә башлый, кичке унда туктый. Бик сөйләшергә ярата. Безнең аралашу бик кызык: мин татарча, ул русча сөйли. Сабыйлар мәктәбенә йөреп алган иде, шунда русчага өйрәнде. Олыгайгач татарча гына сөйләшербез әле дип уйлыйм.

– Гөлназ Сәфәрова – килендәшең икән.

– Гөлназны бик яратам, сокланам, бик көчле, талантлы шәхес, молодец кыз. Ул яңа үрләр яулаган саен сөенәм.

– Нинди теләгең бар?

– “Татарстанның халык артисты” исемен алырга телим.

– Әйдә, җырла әле, Дилә?


– Кич белән генә җырларга ияләшкәнмен, әле көн уртасы гына, тавыш уянып бетмәгән. Җырлап булмас мөгаен.

                                                                              ГАБДЕРӘХИМ
                                                               Акчарлак