Фирдүс Тямаев: “Догаларны укып, төркемдәге 12 кеше белән буранда юлга чыгып киттек”

11 гыйнвар көнге бураннан җырчы Фирдүс Тямаев та зыян күргән. Дөресрәге зыяны булмаган, бар да яхшы булган. Гел юлда йөрүче артист менә ниләр сөйләде:
— Буранның иң котырган көнендә — 11 гыйнварда Чүпрәледә концерт куйдык. Ерак ара. Әмма билетлар сатылып беткән, ничек тә барырга кирәк, халык көтә. Догаларны укып, төркемдәге унике кешене үз җаваплылыгыма алып, Нурлаттан Ульян аша Чүпрәлегә бардык. Җиңел булмады, юлның төрле урыннары бар иде. Аллага шөкер, Ходай саклады үзебезне. Бераз гына тоткарлык белән, исән-имин йөреп кайттык.
— Гел юлда йөрибез. Баткан машиналар да, юл һәлакәтенә очраганнары да, ягулыгы бетеп туктаганнары да очрый. Һәрчак туктап ярдәм итәргә тырышабыз. Үзебезгә дә гел яхшы кешеләр генә очрап тора. Юл газабы — гүр газабы, диләр. Авыр хәлләрдә ярдәм кулы суза белсәк иде. Ә менә мондый мәхшәр көннәрендә бер-беребезнең ярдәменә мохтаҗлар аеруча күп булды.

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы