Ә сез җыйган акчагызны нишләтәсез? (Сораштыру)

Соңгы арада валюта курсы гомердә күзәтелмәгән рекордлар куеп аптырашта калдыруын дәвам итә. Чәршәмбе көнне доллар – 72 сумнан, евро исә 88 сумнан артып китте. Сишәмбе көнне исә вәзгыять тагын да аянычрак иде. Ник дигәндә, евро бу көнне – 100 сум, доллар исә 80 сум тирәсендә тибрәлде. Бу көннәрдә Казанның күп кенә банклары валюта алмаштырмый башлаган, автосалоннар машина сатуны вакытлыча туктатып торган дигән хәбәрләр дә бар.

Халык та аптырашта: булган акчасын нишләтергә, ничек бәясен югалтмаска? Күптән түгел “Иҗтимагый фикер” фонды тарафыннан уздырылган сораштыру барышында да респондентларның яртысы диярлек (45 проценты) бүгенге вәзгыятькә борчылуын, булган акчасын кая куярга белми баш ватуын белдергән. Ә сез җыйган акчагызны нишләтәсез?
Римзил ВӘЛИЕВ, “Тат­медиа” генераль директоры киңәшчесе:
 
– Акча җыеп тормыйбыз, тотып бетереп барабыз. Бу арада бакча төзеп йөрибез әле. Хәзер акча сак­лауның бер мәгънәсе дә юк. Иң яхшысы – аны берәр әйбергә яки хезмәткә әй­ләндерү.
 
Илгиз ЗӘЙНИЕВ, драматург:
 
– Җыйган акчам юк, кредитларым гына бар. Шуңа күрә мондый проблема миңа кагылмый. Шулай да валюталар курсындагы үз­гәрешләрне даими рәвештә күзәтеп барам. Андагы вәз­гыять борчый, билгеле. Бу бит инде безнең илдә тәр­тип булмау турында сөйли.
 
Дилә НИГЪМӘ­ТУЛЛИ­НА, җырчы:
 
– Безнең андый зур капиталлар юк инде. Әлегә бөтен акча күчемсез милек һәм җиргә салынган. Иҗат кешесе булгач, вакыт-вакыт: “Киләсе елга эш булырмы икән?” – дип тә уйлап куя­сың. Бала да үсеп килә. Дөрес, үзебезне ашатырлык кына акча булыр инде анысы. Россиянең хәле алай ук начар түгел, шуңа күрә ачлык та, кытлык та булмас дигән өмет бар. Кризис, нигездә, акчасы күп булган кешеләргә генә кагыла. Ажи­отажга бирелеп, кибет­ләрдә йөргәнебез юк. Бәя­ләр күтәрелсә дә, билгеле бер вакыт үтүгә барыбер үз хәленә кайтачак. Кризисны беренче генә кичерүебез түгел. Шулай да 90нчы еллардагы кебек үк булмас дип өметләнәм. 
 
Марсель ӘХМӘДУЛ­ЛИН, “Болгар” радиосы ди-джее:
 
– Миңа калса, бай булу – зур мәшәкать ул. Бигрәк тә шомлы икътисадый дәвер­дә. Бүген һәрберебезгә, аз булса да, икътисадчы булырга кирәк, чөнки акча үрчү алымы белән күбәя. Үрчетү алымнарын белүче һәм акчаны бары тик килеп китүче күренеш буларак кына кабул итүчеләр бар. Шәхсән үземнең җыеп куйган акчам юк. Акчаның булмавына сөенүнең бердән­бер очрагыдыр бу. Еш кына үземне акчалы кешеләр урынына куеп карыйм. Алтын сатып алудан мәгънә юкмы икән? Бәлки, күптән хыялланган әйберне алып куярга да була торгандыр. Искерми, модасы тиз генә чыкмый торган әйбер сатып алып, дөньялар тынычлангач, аны сатарга мөм­кин. Мисал өчен, акчаң күп булса, бер­ничә машина алып, соңын­нан сатарга була. 1998 елда шулай эш итү­челәр булды. Берәр бизнес өчен җиһаз сатып алып, шул рәвешле инвестиция ясарга да мөм­кин. Кибет­ләрдән әй­бер җыю шаукымына кил­гәндә, миңа йокмады ул. Капчыгы белән ши­кәр комы, он алып ку­юның гына мәгънәсен кү­рәм. Башка әйбер алып кую ихтыяҗы юктыр. Хә­тер­лә­сәгез, элеккеге кризислардан соң, киресенчә, үсеш башланды. Монысыннан соң да шулай булачагына ышанасы килә.
 
Илфат ВӘЛИТОВ, Баулы районының Салих авылы гаилә фермасы башлыгы:
 
– Бөтен җыелган акчабыз банкта тора, аны алырга җыенмыйбыз. Халык узы­ша-узыша азык-төлек, җи­һаз җыя дип сөйлиләр. Бу хакта уйлап та караганыбыз юк. Ит, сөт продуктларын үзебез җитештерә­без, яшел­чәсе дә үзебез­неке. Кибеттән фә­кать шул он, ярма, шикәр генә сатып алабыз. Хәзерге вакытта ипотека түлибез. Аны түләп бетереп булырмы икән дип кенә борчылабыз. Нәрсә булып бетәр? Акчалар “янмасмы” дип тә шикләнәбез. Шулай да, миңа калса, 90 нчы еллардагы кебек үк кризис кабатланмас.

                                                                                                                                Ватаным Татарстан