Камасутра дәресләре (+18)

Төнге Казан… Күзләремне караңгылатылган тәрәзәләргә төбәп, күргән галәмәтләргә исем китеп, калабызның төнге клубына юнәлдем. Баруым болай гына түгел: яшьләрнең төнге тормышын күрәсем, аларның карашларын беләсем килә. Бу клубның кыланышларын ишеткәнем бар-барын, тик «татар күрми ышанмый» диләр бит!

 Җил тизлегендә ишек төбенә дә килеп җиттек. Машина ишеген ачкач ук, аты-юлы белән сүгенгән кыз тавышы колагымны ярып керде. Шул вакытта әбием әйткән сүзләр искә төште. Ул миңа: «Кызым, баскыч төбең гел юылган, чиста, пөхтә булсын, өй хуҗасының нинди булуы шуннан күренә», – дип әйтә иде. Мондагы «интеллигенция»не күргәч, «крыша»ларының да кайсы юнәлештә икәне, миңа шунда ук аңлашылды.
Төнге клубка керү юлына чиратка бастык… Мондый чиратны беренче тапкыр күрүем. Совет чорында ипи алырга да моның хәтле чират булмагандыр! Бу инде хуҗаларның оештыра белмәвен аңлата. Әле тыныч кына басып торсаң иде?! Юк, штормдагы кораб сыман, я бер якка чайкалалар, я икенче якка! Шуның өстенә, гомереңдә ишетмәгән сүгенү сүзләре «чиләкләп» ява. Мондый сүзләрне базарда да мәңге ишетмәссең! «Культурно» итеп сөйләнүчеләр егетләр генә түгел, ә кызлар. Кыска итәк… Куллары да буш түгел! Берсе сигарет тотса, икенчесендә – сыра шешәсе. Һәм ни кызганыч, болар бит киләчәктә ана буласы?!
Чиратны «Алга! Без булдырабыз!» дип узучылар арасына без дә килеп эләктек. Төнге клуб ишеге безгә дә ачылды. Мондагы галәмәтләрне сөйләмәсәң үзе бер зур гөнаһ булыр!
Ишек артында сакчылар – олы яшьтәге пеләш башлы абыйлар каршы алды. «Рәхим итегез» дип безне кием салырга җибәрделәр.
Кызлар бүлмәсенә юл тоттык. Баскычтан төшү белән үземне «ежик в тумане» итеп хис иттем. Егетләр «на понтах» үзләренең ничә кыз «иметь» иткәнен, авыз тутырып, «сертотмас үрдәк» сыман, быкы-быкы килеп сөйләп тора. Җирәнгеч булып китте.
Кызлар тезелеп басканнар көзге алдына… Мондагы пычраклыкка минем язып, сөйләп бетерерлек тә сүзем юк! Бу идән инде ничә атна чүпрәк күрмәгән диярсең, тик шулай да идән юучы швабрасын тотып, кызларның пычрагын җыеп йөрде. Я, Аллам, бу бит кызлар бүлмәсе! Тик дуңгыз фермасыннан бу берни белән дә аерылмый!
Ниһаять, сәхнә янына килеп җиттем. Төсле музыка, лазерлар, төрле-төрле утлар яндырылган клуб яшьләр белән тулган. Берсеннән-берсе уздырып, әллә нинди хәрәкәтләр ясыйлар. Кемдер яңа танышкан кызын почмакка кысып, «токмачларын» элеп маташа, кемдер инде эләктергән, ә кемдер әле эзләп йөрүдә. Кызык өчен генә беләсе иде, мондагы танышуның берәрсе урын өстеннән ары китә микән?! Бардыр, сүзем дә юк, тик озакка түгелдер, мөгаен.
Өскә баксаң, халык бар янына «әче балга» ябырылган, җен рәхәтләнеп котыра анда, «фәрештәләр ял итә»! Сул якта кызлар тимергә тотынып, суалчан сыман бөгеләләр, егетләрне каптыралар. Уң якта тапканнары басып тора!
Шулай да, бөтен яшьләрне бер өемгә җыеп булмый! Бар монда яхшы кызлар да, егетләр дә. Үзләренчә ял итәргә, биергә килгәннәр. Күркәм парлар да әллә каян без монда диеп, кычкырып торалар. Бар әле безнең арада «кешеләрчә» ял итүчеләр дә!
Ди-джей Али үзенең треклары белән табаны да кыздырганнан-кыздыра бара.
Кул чабалар, сызгыралар, «көтүнең – көтүчесе», Динар чыкты! Конкурс игълан ителде. Катнашучылар үзләрен көттермәделәр, тиз арада сәхнәгә чыгып бастылар! Биремне ишеткәч, күз – башым акаеп чыкты! «Камасутра» позаларын күрсәтергә. Мин инде төшеп китәрләр дигән идем, ялгышканымны беренче позаны күргәч аңладым. Оят дигәнне «Ана сөте белән кермәгәнне – тана сөте белән кертеп булмый» икәненә тагын бер кат инандым. Бирем икенче парга күчте… Шунда, татар кызы, Динардан микрофонны алып, «Бу татар дискотекасының форматына туры килми бит» – дип, гаҗәпләнеп куйды. Тик бу да озакка бармады. Үзен татар кызы кысаларына сыймаслык итеп, бөтен туплаган белемен (белем диеп тә булмый моны, миңгерәүлек дисәң, дөресрәк булыр дип уйлыйм) башкаларга практикада күрсәтте. Тик барыбер җиңелде, теге парга караганда тәҗрибәсе бик аз булган, ахры! Шампан шәрәбен икенче пар алды!
Дискәтүк дәвам итте… Ди-джей Али татар бию көен куйды. Утырганнар да сикереп торып бии башлады. Аркалардан сулар акканчы биедем мин дә. Күңелемә ниндидер җылылык килде. Милли җанлы көй күңел кылларына тиярлек итеп яңгырады, ә дәрт ташыганнан-ташый барды! Бию беткәч, урындыкка барып утырдым. Берзаман яныма бер егет килеп басты һәм миңа: «Девушка, а Вы очень хорошо танцуете» – дип, урысчалап, сүзен башлады. Мин бу егетне «понтуется» диеп уйлап, моңа татарчалап җавап кайтардым. Инде алдагы сценарийны белә идем. Исәп, каян килгән, шунда җибәрергә. Тик ул «чеп-чи» урыс булып чыкты. Алай гына да түгел! Янымда эчми, тартмый (аннан сорагач билгеле булды) торган урыс егете басып тора! Искитмәле хәл!
Бик кызык тоелды миңа, ни өчен ул татар дискәтүгенә килгән икән?! Бу җавап бик гади булып чыкты, татар яшьләренең нинди төнге тормыш алып баруы белән кызыксына икән Иван. Бер карасаң, без коллегалар да әле бу очракта. Белсәгез ничек оят иде миңа аның ни уйлаганын сорарга?! Оят! Тик шулай да сорадым, «…Я промолчу лучше» дигән сүздән башка мин аннан берни дә ишетмәдем. Шулай… Хәзер әлеге татар дискәтүгеннән соң аның инсафлы тәртипле милләт дип саналган татарлар турында ни уйлавы аңлашыла! «Киемеңә карап каршы алалар – акылыңа карап озаталар»! Ә мондагы акыл сырадан ары китмәгән, кием дә күптән таушалып беткән! Оят!
Башка түзеп тора алмыйча, киемнәрне алып, кайтырга юл тоттык… Уйларым һаман да шул дискәтүк турында, Иванның әйткән сүзләре баштан чыкмый.
Нәрсә җитми безгә?! Тынычлыкта, байлыкта, җитеш тормышта яшибез бит! Сугышлар юк, Аллага шөкер. Бар да ямьле, күркәм, тик кая тәгәрибез, татар «форматлары» кысалардан чыга башлады бит! Күпме әби-бабайларыбыздан калган милли гореф-гадәтләр, алар кая киткән?! Ни өчен дискәтүк кичәләр, элекке вакыттагы кебек, кичке уеннар үткәрелми?!
Уйлана-уйлана бик тиз йокыга кителгән. Тик җаваплары икенче көннең кичендә генә билгеле булды. Камал театрына спектакль карарга бардым. Шунда каршыма Динар очрады. Йөзенә карап, бар булганны әйтеп бирдем, ахырдан ни өчен шулай дигән сорау бирдем. Динардан бу дөреслекне ишетүе авыр иде. Дөрес сүзгә җавап юк! Динар: «Мин клубта алып баручы булгач, беренче кичәмне Тукай шигыре белән башладым, тик яшьләр мин сөйләп бетергәнче үк, борылып китә башлады. Шунда бу хәлне төзәтер өчен, тиз арада гына, «пошлый» форматка күчтем. Һәм, чыннан да, барысы да дәртләнеп китте! Алар төнге клубка Тукай тыңлар өчен түгел, ә яшеренеп эшли торган гамәлләрен тормышка ашырыр өчен килә».
Димәк, «Спрос рождает предложение». Бер уйласаң, бу дискәтүккә биер өчен киләләр, ә икенче яктан, кемгә – нәрсә! Кемнең башында нинди җеннәр котыра! Кая тәгәрибез без?! Нинди упкын безне үзенә тарта?! Кайсы почмакта без үзебезгә чик табарбыз?!

Альбина ӘГЪЛӘМҖАНОВА.