Зөлфәт Хәкимгә травматик пистолеттан атканнар


Драматург Зөлфәт Хәкимгә кич белән Казансу елгасы буенда йөргәндә травматик пистолеттан атканнар.
Ике тапкыр ашыгыч ярдәм чакырырга туры килгән.
Бүген  «БИЗНЕС Online» газетасы корреспонденты белән әңгәмәдә ул үзенә һөҗүмне иҗаты өченме, йә булмаса гади хулиганнар эшеме, дип баш ватуын әйткән.
Узган гасырның 80-90 нчы еллары арасында татар эстрадасына автор-башкаручы, ә татар әдәбиятына сатирик әсәрләр авторы булып килеп кергән Зөлфәт Хәким, татар зыялылары арасында, әлбәттә, төрле хисләр уяткан шәхес.