Татарстанда "Лексус" белән "Девятка" бәрелешкән: ике шофер да фаҗига урыныда вафат булган [фото]


Кичә кич Биектау районының Уфа-Казан трассасында коточкыч авария була - "Лексус" һәм "ВАЗ-2109" машинасы бәрелешә.
52 яшьлек чит ил машинасын йөртүче каршы як полосага чыга һәм каршыга килгән машина белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина шоферы да фаҗига урынында һаләк була. Иномарка пассажиры - 47 яшьлек хатын-кыз иминлек каешын эләктерү аркасында исән кала һәм төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатыла.





Мәгълүмат saby-rt.ru сайтыннан алынды.