Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?


Сезгә кыен хәлдә калып, ышанычын югалткан Рузия ханым хат яза. 2011 елда улым Рөстәм Сафиуллин Авиатөзелеш рай­онында­гы 54нче мәктәпкә беренче сыйныфка укырга керде.
Икенче сыйныфны да шунда укыды. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Җи­һаншина уку елы дәве­рендә улымның укуы уртача, тырышлыгы, теләге бар дип әйтеп килде. Икенче сый­ныфның соңгы чи­регендә ул Рөс­тәмне башка мәк­тәпкә күче­рүебезне үтенә башлады. Моны Рөстәмнең укуы начараю, башка укучылар артыннан өлгермәве белән аң­латты.
Шулай да моның сәбәбе башкада булуын яхшы аңлыйм. Бу ике уку елы дәвамында мәктәп ки­тап-дәфтәрләрдән тыш, укытучы өстәле кебек нәрсәләргә дә ата-анадан акча җыйды. Билгеле, биш бала анасы буларак, акчаны вакытында тапшыра алмадым, мөм­кинлегем булмады. Нәкъ менә шу­ның аркасында сыйныф җитәк­чесе Рөстәмнән котылу юлын эзли башлады.
Сәбәбен яхшы аңласам да, та­выш-тынсыз гына улымның документларын башка мәктәпкә бирү ягын карадым. Тик монда да киртәләр туды. Рөстәмне Авиа­төзелеш районында урнашкан башка мәктәпләргә урын юклык, бала саны күп булу аркасында алмадылар. Мин август азагында район мәгариф бүлегенә мөрәҗә­гать итәргә мәҗбүр булдым. Рөстәмне кабат 54 нче мәктәпкә алачакларын хәбәр иттеләр. Ул мәктәпнең директоры белән оч­рашу көне билгеләп, ачыктан-ачык сөйләштек. Ул Рөстәмне башка сыйныфка бирәчәген әйт­те. Килешү буенча 1 сентябрь (ягъни быел 2 сентябрь) көнне Рөстәм 3“Д” сыйныфы урынына 3“Г”га барырга тиеш иде. Ләкин бәйрәм көнне чәчәк бәйләме тотып килүче малайга якты чырай күрсәтүче булмады. Ул гына да түгел, яңа сыйныф җитәкчесе Мөнирә Борһа­новна, аяк тибеп, Рөстәм Сафиуллин минем класста түгел, бу – аңлашыл­мау­чылык, сез дөрес аңла­ма­гансыз, дип кире борды. Чәчәк бәйләме тоткан Рөстәмне бу көнне күпләр кызганды. Минем ана буларак нинди хисләр кичерүемне аңлатып тору кирәкмидер. Хәл­нең нидә икәнен аңлатуын сорап, яңадан мәктәп директоры янына ашыктым. Аның, Рөстәмне 3“Г”га кү­черүем хакында укытучы хә­бәрдар түгел әле, дип җиңел әйтүе мине таң калдырды. Шулай итеп, Рөстәм әлеге мәк­тәптә укымый... Ләкин минем бер теләгем бар: әлеге мәк­тәптәге үзләрен укытучы дип йөртүче кешеләр тиешле җә­засын алсыннар иде.

Рузия Сафиуллина

Бер мәктәптән – икенчесенә

Әлеге хатка ачыклык кертү өчен, мәктәп директоры, хатта әйтелгән башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашырга булдык.
“20 августта малайның әтисе ки­леп: “14нче гимназиягә күчү сәбәпле, баланың шәхси документын, медицина картасын алырга рөхсәт итегез”, – дип гариза язды. 29 августта Рөстәмне кире безнең мәктәпкә кабул итүне сорап шалтыраттылар. Мин, документлар кирәк, 31 августта килегез, дидем. Әмма килүче булмады. 2 сентябрь­дә Рөстәмне әбисе белән күрдем. Бәйрәм тантанасыннан соң Мө­нирә Борһановна белән Ләйсән Ринатовна миңа Рөстәмнең ки­лүен әйттеләр. Мин, 3“Г”да укыячак, дидем. Документларын алып килергә куштык. Икенче көнне аны көттек, килмәделәр. Без алар белән аралашырга әзер, ләкин телефоннарын алмыйлар”, – ди директор Татьяна Алексеева. Директор урынбасары Альмира Галиуллина әйтү­енчә, ул 3 сентябрь көнне беренче дәрес­тән соң, өенә шалтыратып, малайның ни өчен килмәвен ачык­ларга кере­шә. “Әнисе белән сөйләштем. Ул баланы мәктәпкә җибәрмим, сезгә дәгъвам юк, ләкин Ләйсән Ринатовнага бар, диде. Мин аңа уку­чының кайсы мәктәпкә китүе турында 14нче гимназиядән бе­лешмә алып килергә куштым. Аны ике көн эчендә китерәм диде. Китермәде. Рөстәмнең кайсы мәктәптә укыганын әйтмәде”, – ди завуч.

Акча мәҗбүри түгел

Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Җиһаншина Рөстәмнең мәктәп­кә начар әзерләнүен әйтте. “Нигез­дә балалар мәктәпкә укый-яза белеп киләләр. Рөстәм бакчага йөрмәгән. Өйдә бала­ның эш урыны бар. Ләкин әнисе аны өстәл артына утырта алмавын әйтте. Мәктәптә сыйныф белән эшли иде ул. Ләкин өйгә бирелгәнне эшләмәде. Мөмкин­легенә карап тырышты, әмма яхшы укымады. Беренче сыйныфта билге куелмый, – ди укытучы. – Мин башка мәктәпкә күчәргә кушмадым. Болай дип әйтергә хокукым да юк. Аның белән өстәмә шөгыль­ләнгән чак­лар да булды. Малай күп очракта хәте­реннән зарланды, шуңа исендә калдыра алмый. Медосмотр нәтиҗәләре буенча аңа табибка барырга кушканнар иде”. Рузия ханым исә сәбәпне баланың начар укуында дип түгел, ата-аналар комитеты акча җый­ганда аны вакытында бирә алмаудан дип аңлата.

– Хөкүмәт бушлай дәрес­лекләр белән тәэмин итә. Ә менә эш дәфтәре, атлас, контур карталар сатып алырга дәүләт акча бирми. Дәфтәр сатып алу турында ата-аналар җыелышында сөй­ләшәләр. Теләмәгән кешеләр баш тарта. Кирәк булганда акчаны әти-әниләр җыя. Әмма мәҗ­бүри түгел. Мин бу эшкә катышмыйм”, – ди укытучы. Директор да дәреслек­ләр проблемасы юк, акча җыел­мый дип аңлата.

Ә Мөнирә Никифорова ни өчен Белем көнендә Рөстәмне шулай каршылаган?
– Линейка узды. Мин балалар янында басып торам, бер кыз бала, аркага кагып: ”Сездә Рөстәм Сафиуллин укыймы?” – ди. Исәнләш­мәде, үзе белән таныштырмады. Мин аны­ белмим, дидем. Балалар белән мәктәпкә кердек. Сыйныф сәгате уздырдык. Шул вакытта Рөстәм килеп керде. Озатырга чыкканда әби­сен күрдем. Документлары кайда дип сорагач, бернәрсә әйтә алмады. Иртәгә килерсез, дидем. Килмәделәр, – ди Мөнирә ханым.

Татарчаны начар белсә дә...

Мәктәптән кайткач, без янә Рузи­я ханым белән элемтәгә кердек. Документларыгызны ни өчен вакытында китер­мәдегез? Улы­гыз­ның хәтере начармыни? Менә шул сорауларга җавап кирәк иде. “29 августта 54нче мәктәпкә барып гариза яздым. Директор яхшы итеп сөйләште, Рөстәмне алабыз, диде. 30 август, 1 сентябрь көннәрендә мәк­тәп эшләмәде. 31 август шим­бә көн иде, шалтыраткач, телефонны алучы булмады. 14 нче гимназиядән белешмә кирәк иде. Шуңа күрә документны ки­терә алмадык. Улым “2”легә укучы бала түгел, уртача укый. Татар телен начар белә. Гаиләдә татарча сөйләшсәк тә, ул русча сөйләшә. Әкренрәк бала. Укытучы артыннан өлгерә алмыйм дип әйтә иде. Хәтере начар диюе ялган. Өйдә дәресен әзерли иде. Баланы мәктәпкә укыр өчен җибәрәбез бит. Икенче мәктәпкә күчегез дип әйтүе дә хак. Яңа сыйныф җи­тәкчесе Мөнирә Борһа­нов­наның баланы шулай кабул итүен башка әти-әниләр дә күргән. Әни мәк­тәптән елап кайтты. Дөрес, мин бара алмадым. Эштә идем. Кызым белән дәү әнисе барды. Ул көнне баламны кочаклап еладым. Хә­зерге вакытта 117нче мәктәптә белем ала”, – диде Рузия ханым.

Кыскасы, менә шундый аңла­шылмаучанлык. Алга таба Рөс­тәм­нең ничек укуы хакында кызыксынып торырга булдык. Чөнки шул очракта гына проб­леманың асылына төшенергә мөмкин. Менә шун­да укытучы­ның начар укыган баланы үз сыйныфыннан җибә­­рә­се килгән­ме, юкмы икән­леген ачык­­ларга була. Тик инде хәзердән үк мондый хәлнең мәктәп белән гаи­ләнең аңлашып эшлә­мәве аркасында килеп чыкканын чамаларга мөмкин. Әни кеше укытучыдан яхшы мөгамәлә, укытучы исә гаи­ләнең баланың укуында ярдәм итүен көткән. Кызганыч, нәти­җәсе генә булмаган! 

Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
Фикерләр
Укырга киңәш итәбез × +
Күңелсез Белем көне, яки Рөстәм ни өчен мәктәптән елап кайткан?
4/ 5
Oleh