Казанда тагын бер кызыл автобус янды (ВИДЕО)

Бүген кичке якта Казанның Декабристлар урамында 37-нче маршрут буенча йөрүче "МАЗ" автобусы янды.
Гадәттән тыш хәл "Энергетика университеты" тукталышында килеп чыга. Двигатель урнашкан арткы бүлемнән төтен чыга башлауга автобус йөртүче бөтен пассажирларны да салоннан чыгарып җибәргән. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына 10 минутта килеп җитә. (Олег ПЛАТОНОВ фотолары һәм видеосы)