Әниләрне Әниләр көне белән котлаулар (Татарча шигырьләр һәм теләкләр)
Шигырьләр
Әни!
Фәнис Яруллин
Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.
Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.
Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.
Иң талмас беләк –
Синең беләгең.
Иң изге теләк –
Синең теләгең.
Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең.
Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.
Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,
Әни!
Ана йөрәге
Фирүзә Җамалетдинова
Юллар киң дисеңдер, дөнья киң дисеңдер,
Улкаем, артыңнан җил көчкә өлгерә.
Мин сине гомергә җилләрдән сакладым,
Машинаң алдыннан йөрәгем йөгерә.
Юлларда кешеләр уйсызмы, гамьсезме,
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган.
Әниең йөрәге, улкаем, белсәңче,
Машинаң алдыннан йөгереп арыган.
Юлларда кешеләр тизлеккә тарыган,
Күкләрме эндәшә: «Аллаһ бар, син белмә!»
Җилләрне өзгәләп барганда, уалыр,
Син минем йөрәккә, улкаем, бәрелмә...
Син чорга бәрелмә, шул йөрәк белән бит
Халкымны, аннары телемне якладым.
Һәм сине, улкаем, давылдан яшердем,
Югыйсә гел алкын яшьлекне акладым.
Син моны белмисең, күңелең – далада,
Хәер, бар микән соң белүнең кирәге?
Гомерең буена алдыңнан йөгерер,
Яшәвең сагында – әниең йөрәге.
Сирень Якупова
Гомеремнең
Әниле еллары белән
Әнисез еллары тигезлеге
Җитте...
Әниле елларның яктысы
Әнисез юлларым яктыртты.
Әниле елларның җылысы
Җылытты гомерем яртысын...
Рәнҗетсә әнисез елларым,
Әниле балачак юатты.
Әнисез елларым елатса,
Әниле яшьлегем
Яшемне сөртергә мең кайтты...
Әнисез җуелган нигезне
Әниле хәтерем саклады.
Әниле, әнисез еллар бар...
Юк җанның әнисез чаклары!
Әни кирәк
Роберт Миңнуллин
Көннәр якты булсын өчен,
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен
Әни кирәк!
Җил-яңгырдан саклар өчен,
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен
Әни кирәк!
Ашлар тәмле булсын өчен,
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Дөнья ямьле булсын өчен
Әни кирәк!
Гөлләр чәчәк атсын өчен,
Бәхет-шатлык артсын өчен
Әни кирәк, әни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә —
Әни, димәк!
Әниемә
Ләйсән Юнысова
Күп кирәкми сиңа, күп кирәкми.
«Алло, исән, үзең ни хәлдә?»
«Ашым пеште, кереп чыксаң иде,
Мәтрүшкәле чәем – өстәлдә».
«Бүген булмас, бүген өлгермимен –
Вакытымны саныйм минутлап».
Гомереңнең миңа һәр мизгелен
Биргәнеңне нишләп онытам?
Шалтырата әни, шалтырата...
«Әйе, кайттым, әйе, ашадым.
Өшемәдем, димен, аптыратма,
Эшләремнән яңа бушадым.
Күптән чыктым инде балалыктан,
Борчылудан кайчан туктарсың?»
Җавабың бер булды һәрвакытта:
«Үзең әни булгач аңларсың».
«Аңладыңмы?» диеп сорамыйсың.
«Бәләкәчем нишли, йолдызым?»
Йөрәгеңне ярып салдың да син,
Оныгыңа бирдең яртысын.
«Алло, алло, исән-саулармы сез?»
«Шул арада безгә ни булсын?!»
«Дөньялары бигрәк тә хәерсез,
Мин борчылмый, кемнәр борчылсын?!»
«Бар да әйбәт, бар да әйбәт безнең,
Ятып йоклар идең, инде соң».
«Исән генә, матур гына үссен,
Күрсәтмәсен бала кайгысын».
Күрсәтмәсен! Сиңа инде җиткән.
Әйтми калдым бугай кирәген.
Беләм хәзер: күпкә түзгән икән,
Шуңа тузган икән йөрәгең!
...Шалтыратам – һәр иртәсен, кичен.
Алсын гына әни трубкасын.
Шалтыратам – «әйбәт» дияр өчен.
Рәхмәтемне әйттем микән соң?
...Күп кирәкми миңа. Күп кирәкми.
«Кызым, нихәл? Кайчан кайтасың?
Аптыратам әле, мин бит – әни!
Балаң булгач, үзең аңларсын!»
Теләкләр
Кадерле әнием! Сине Әниләр көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу көн — синең өчен, синең чиксез мәхәббәтең, сабырлыгың, йокысыз төннәрең өчен рәхмәт әйтү көне. Мин нинди генә уңышка ирешсәм дә, аның нигезендә синең тәрбияң, синең ышанычың ята. Сиңа ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларыңнан һәм оныкларыңнан шатлык телим. Син — минем дөньямның үзәге, мин сине бик яратам!
Хөрмәтле әниләр! Сезне Әниләр көне белән котлыйбыз! Сез балаларыгызга гомер бүләк иттегез, аларны тәрбияләп, кеше итеп үстерәсез. Сезнең хезмәтегез көне-төне туктамый, ләкин сез аны мәхәббәт белән башкарасыз. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегездә тынычлык, бәрәкәт һәм бәхет телибез. Балаларыгыз сезне һәрвакыт сөендереп, сезнең хезмәтегезне кадерләп торсын, ә йөзегездән елмаю беркайчан да китмәсен!
Газиз әнием! Әниләр көнендә сиңа әйтәсе сүзләрем бик күп, ләкин иң мөһиме — рәхмәт. Мине яратып, кайгыртып үстергән өчен, һәр авыр чакта янымда булган өчен, кешелеккә, игелеккә өйрәткән өчен рәхмәт. Мин сине кайвакыт борчыдым, ачуландырдым, гафу ит мине. Сиңа озын гомер, тыныч, якты көннәр һәм күп шатлыклы очрашулар телим. Әнием, син — иң яхшысы!
Кадерле әнием, бүген синең бәйрәмең! Әниләр көнендә сиңа бары тик яхшылык кына телим. Һәр иртәң кояшлы, һәр кичең тыныч булсын. Синең өеңә һәрвакыт балаларың, оныкларың кайтып торсын, өстәлең тулы, күңелең бай булсын. Үзеңне дә кайгыртырга, ял итәргә, яраткан шөгылеңә вакыт табарга онытма. Син безнең өчен шулкадәр күп эшләдең, хәзер безнең чират!
Безнең сөекле әниләребез! Сезне бәйрәмегез белән бөтен сыйныф исеменнән котлыйбыз! Сез иртән безне мәктәпкә озатасыз, кичен дәресләр әзерләргә булышасыз, һәр уңышыбызга сөенәсез. Без сезнең кайгыртуны тоябыз һәм сезгә бик рәхмәтле. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, бәхет һәм тыңлаучан балалар телибез. Сез — дөньядагы иң яхшы әниләр, без сезне бик яратабыз һәм сездән үрнәк алабыз!
SMS-котлаулар
Әнием, Әниләр көне белән! Сиңа ныклы сәламәтлек, тыныч көннәр һәм бетмәс шатлык телим. Рәхмәт сиңа мәхәббәтең, кайгыртуың өчен, мин сине бик яратам!
Кадерле әни, бәйрәмең белән! Син — минем фәрештәм һәм таянычым. Сиңа озын гомер, бәхет һәм балаларыңнан гел шатлыклы хәбәрләр генә ишетергә язсын!
Әнкәем, Әниләр көне котлы булсын! Ерак булсам да, күңелем гел синең янда. Сиңа исәнлек, тынычлык һәм бәрәкәт телим, тиздән кайтам!
