Челны-мясо сатуга хәләл этикеткасы белән дуңгыз ите чыгарган


"Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Челны-мясо" "хәләл" этикеткасы белән “Пятёрочка” кибет челтәрләрендә сатуга дуңгыз ите чыгарган.




Дуңгыз итеннән әзерләнгән ит продукциясендә Хәләл стандарт комитетының "Хәләл" сертификаты түгел. Әмма чын сертификатның нинди булырга тиешлеген белмәгән сатып алучылар буталырга мөмкин. Чөнки этикеткада "хәләл" дип язылган сүз бар.

Кичә "Челны-мясо"га шалтыраткач, "Татар-информ" хәбәрчесенә җавап бирүдән баш тарттылар. "Хәләл" стандарт комитетында исә хәлне ачыкларга вәгъдә бирделәр, әмма әлегә комментарий бирүдән баш тарттылар.



Бу сорауны ачыклау өчен, “Татар-информ” хәбәрчесе "Челны-мясо" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә кабат шалтыратты. Җавапны итнең сыйфаты буенча хуҗасы Татьяна исемле ханым бирде. Ул иң элек кайсы ит икәнен сорады һәм “хәләл” билгесен нинди рәвештә ябыштырылганын карауны сорады: “Хәләл” билгесе футбол стикеры рәвешендә чыгарылган. Бу футбол буенча дөнья чемпионатына дип махсус уйлап табылган стикер иде, ул безнең бөтен продукциягә, ягъни хәләл булмаган товарга да ябыштырылган. Әмма “хәләл” дигән язу анда ялгышлык белән кергән. Хәзерге вакытта бу хатаны ачыклыйбыз, борчылмагыз, барысы да хәл ителәчәк. Кичә безгә бу хакта “Хәләл” комитетыннан шалтыратып кисәтү ясадылар, без әлеге товарларыбызны сатудан алачакбыз һәм яңа стикерларга заказ бирәчәкбез”, - дип сөйләде Татьяна.


“Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина