Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Дөрес түгел бу!»


- Әтисез беренче яз. Быел аңа 50 яшь тулган булыр иде. Тик булмады. Шул уйлар күңелне хаман да тырнап тора.
Ничә генә ай узмасын, вакыт дәваламый, йөрәк әрнеүләре сүрелми. Иртән уянгач та өмет белән күзләремне ачам. Ник соң бу ямьсез төш кенә булмады?! Бер дә ышанасы, килешәсе килми. Күккә карап, “Сез ялгыштыгыз!” – дип кычкырасы килә кайчак. Дөрес түгел бу!


Әтиемнең туган көнен бер дә бәйрәм иткәне булмады. Иртән торып котлаулар сибелгәч кенә туган көне икәне хәтеренә төшә иде. Соңгы туган көнендә кафеда утырды. Юк, бәйрәм итеп түгел! Тамагы ачкан да, ашарга дип кергән. Шунда мин: “Әти, киләсе елны синең – юбилей, әйдә бер генә тапкыр булса да билгеләп үтик”, - дидем. Ул шундук җавап бирә: “Буламы соң, кит!”. Әмма мин аны ризалаштырдым. Тик булмады.

Фото-видеоязмалары бераз гына булса да күңелемә якты нур сибә. Оештыручылар әтиемнең туган көне уңаеннан концерт ясыйк дигәч, бик сөендем. 5 апрельне дулкынланып көтәм. Әйтерсең, әти белән очрашырга барам. Эндәшмәсә дә, кулыма кагылмаса да, мин беләм, ул – янымда. Һәрвакыттагыча, нәрсә генә эшләсәм дә, мине яклап тора...

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан