Ландыш Нигъмәтҗанова: "Каенанам миңа икенче әни кебек"


Ландыш – татар эстрадасының иң уңган хатын-кызларының берседер. Сәхнәдә бик тәкәббер булып күренсә, тормышта ул үтә гади һәм эш сөючән. Аның “Инстаграм”ын карасаң, “Ничек бар эшкә дә җитешә икән?” – дигән сорау туа. Чөнки ул әле генә Мөнир Рахмаев белән гастрольләрдә йөри, әле генә өйдә балалар белән, аларга тәм-томнар пешерә, аннары карыйсың – съемкаларда...

— Ландыш, ничек барына да җитешәсез?
— Барысы да кешенең үзеннән тора. Теләгең булган очракта үз планнарыңны тормышка ашырырга вакытын да, көчен дә табасың. Ялкаулык кына бар, ә яулый алмаслык үрләр юк! Артист та булырга мөмкин, үрнәк әни дә, яхшы хатын да. Тыныч узган көннәрем дә була, кайчак мәшәкатьләргә бае да... Әмма гаиләмә һәрчак вакыт бүләм: балаларга ботканы һәм иремә иртәнге ашны үзем пешерәм.
 
— Каенана белән килен мөнәсәбәтләре күп очракта кискен торганнары билгеле: бу көнкүрештә дә, әдәбият әсәрләрендә дә, киноларда да чагыла...
— Юк, безнең очракта алай түгел. Каенанам миңа икенче әни кебек, мин аны шулай дип йөртәм дә. Сез аны беләсез, ул — Римма Ибраһимова — җырчы, Татарстанның атказанган артисты, бик акыллы, түзем, юмарт ханым. Миңа калса, хатын-кыз үзенең ирен ярата һәм хөрмәт итә икән, әнисенә карата да шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиеш. Ул мине ачуланганын, миңа карата ризасызлык белдергәнен бөтенләй хәтерләмим. Яңа җыр яздырам икән, иң тәүдә аңа тыңлатам, ул эстрадада тәҗрибәле кеше буларак, аннан киңәшләрен сорыйм. Серләремне дә аның белән бүлешәм. Күп очракта үз әнием белмәгән нечкәлекләрне дә аңа сөйләп барам. Безнең дустанә мөнәсәбәтләр белән мин горурланып сөйли алам.
 
— Ландыш, Сезнең фикерегезчә, ни өчен күп гаиләләрдә каенана белән килен арасы “салкын” була?
— Лаеклы ялга чыккан кешенең буш вакыты күбәеп, кирәк түгел нәрсәләр белән кызыксына башлавы белән бәйле дип саный каенанам. Янәсе, барлык бәхәсләр дә эш юклыгыннан интеккәннән туа, ди ул. Килешәм. Каенанам әле дә булса “җимерттереп” эшли, ә әзрәк буш вакыты булса, оныклары янына кунакка килә. Ә аннары, киленнәрнең дә төрлесе була. Түзем булырга, бер-береңне ишетергә һәм тыңлый белергә генә кирәк.

Зоя СОЛОШИНА
Шәһри Казан