“Концертта хатын-кызларның коньяк эчүендә Салаватның гаебе юк”

“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт (Илнар хәзрәт күптән түгел исемен үзгәртте) Зиннәтулин белән әңгәмә. 

– Нурулла хәзрәт, Салават концертында тәнәфес вакытында хатын-кызлар буфетта коньяк эчә. Бу инде татар хатыннарының төпкә төшүен күрсәтәме?

– Бу хатын-кызларның коньяк эчүендә Салават Фәтхетдиновның гаебе юк. Үзе сыйлап тормый бит. Әмма Салават концертында хәмер эчүче хатыннарны күрү (алар бит берәү генә түгел, хәйран) бу мәдәният үзенең вазыйфасын башкара алмый дигәнне күрсәтә. Концерт мәдәни, күңелне тәрбияли торган чара. Дин булмаган җирдә күңелне мәдәният, әдәбият, җыр, юмор тәрбияли, әмма акча җыяр өчен генә эшләнгән чаралар да бихисап. Татар хатын-кызына хәмер эчү килешми. Татарның мәдәнияте Ислам дине белән тыгыз бәйле. Ислам дине күзлегеннән караганда коньяк эчү – вәхшилек. Бу татар халкының баткаклыкка төшеп баруын күрсәтә. Моны үзгәртерлек тагын да яманрак күренешләр белән очрашырга мәмкинбез. Татар хатыннарының бозылуы күзгә күренә, дини мәҗлестә дә алар яулык бәйләми, гәүдәләрен капламый. Яулык бәйләсәләр дә Коръән укып бетергәч салып аталар. Башында яулык тоту аларга авыр йөк күтәреп барган кебек. Кеше алдында ирләрен санга сукмауларын күрергә туры килә. Хатын-кызлар әниләр бит, яңа буын тәрбиялиләр. Яңа буында татарлыкны күрә алырбызмы?

– Салават концертында Әлфия Авзалованы басып искә алдылар. Мин басмадым. Хәния Фәрхине гүргә иңдергәндә дә бер хатын: “Лә иләһә иллалла” дип әйтеп торыгыз”, – диде. Кычкырып әйтеп тора башладым, тик миңа кушылучы булмады. Ни өчен дини әйберләргә безнең халык битараф, ә кул чабу, торып басуга кушыла?

– Сез, Габдерәхим әфәнде, дингә якын кеше, дин турында белемегез бар. Мондый очракларда дингә таянасыз. Төп халыкның тормышында Ислам дине хәлиткеч роль уйнамый. Әлфия Авзалова, Хәния Фәрхи алар җырчылар, үзләрен дини яктан күрсәтмәделәр. Җирләргә килгән халык арасыннан да дини кешене эзләү дөрес булмас иде. Салават та Әлфия апаны искә алганда берәр хәзрәтне чакырып аннан дога кылдырса күпкә күркәмрәк булыр иде.
Хәния Фәрхине җирләгән вакытта да халыкның аңа файда китерәсе килсә кул чабып кыланмас, дога кылыр иде. Кул чабу Индонезиядәге мәҗүсиләргә дә охшаган. Алар үлгән кеше янында бии-җырлыйлар.

– Салават чит илдә ял иткәндә диңгез буенда карта уйнап ятканын Инстаграм битенә куйган иде. Шуннан соң: “Карта уйнаганчы намаз укы”, – дип тә язучылар булды. Кешенең кемгәдер, намаз укы, дип әйтергә хакы бармы?

– Бу очракта бар. Кеше тормышын җәмәгатькә күрсәтә икән, җәмәгатьнең аның тормышына бәя бирергә хакы бар. Тормышын күрсәтмәсә, берәү дә аңа бер сүз әйтмәс иде. Ул бит кешегә чыгарып салган. Аның бу үзенә күрә, менә шулай ял итегез, дип әйтүе бит. Ә кеше төзәтмә кертергә мөмкин, юк болай ял итмәгез, намаз укысагыз әйбәтрәк була, дип.

ГАБДЕРӘХИМ
Матбугат.ру