Әбри Хәбриев: "Исерек машина йөртүче бишебезне дә бәрдереп китте..."


Хәбриев Данияр Галимулла улы. Беләм, бу исемне сез танымыйсыз. Ә Әбри Хәбриев дисәм? Хәзер күпләрегез, “Ә-ә, бу бит әле теге кызыклар сөйләүче егет, вә-ә-т манчый ул”, - дип Әбринең үз сүзе белән әйтеп, елмаеп-көлеп куйгандыр. Кем өчендер радио ди-джей, кем өчендер юморист, кемгәдер җырчы буларак та таныш ул. Шулай ук Әбрине “Минем заманам” фильмының төп каһарманы итеп күрдек.

Ә “Рәвешләр” юмор театры белән алар барып концерт куймаган төбәк-авыллар бик сирәктер. Әле тагын шуңа өстәп шигырьләр, җырлар авторы да дисәм... Кыскасы, менә шушы күпкырлы талант, чын мәгънәсендә шәхес белән корган әңгәмәне укучыларга тәкъдим итәргә булдым.

- Әбри, сүзне гаиләң белән танышудан башлыйк әле!
- Биектау районы Мүлмә авылыннан мин. Әтием дә, әнием дә укытучылар иде. Абый белән, Аллага шөкер, дус-тату, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшибез. Бөтен эшне бергә башкарабыз: мунчасын да, гаражын да икәү бергә төзедек. Гомумән, туганнарымны бик яратам, һәркайсы белән бертуганнар шикелле якын без. 

- Мәктәптә, Арча педагогия көллиятендә укыган елларыңны искә алып үт әле?
P.S. Нәкъ менә әлеге көллияттә дискотекалар уздырып йөргән вакытта, үзенең фамилиясен кыскартып, Әбри дигән кушамат ала Данияр. Алга таба исә Әбри Хәбриев исемен халыкка ишеттерү өчен күп көч куя һәм булдыра да!
- Мәктәптә бик актив укучы идем мин: шигырен дә сөйләдем, җырладым да, биедем дә, дигәндәй. Гомумән, һәр чарада катнаштым. Тик менә китап укырга яратмадым. Мөхәммәд Мәһдиевның “Без кырык беренче ел балалары” китабын гына тулысынча укып чыктым (елмая - К.Х.). Адлер Тимергалинның фантастик әсәрләренә мөкиббән идем. Күбрәк менә шул фантастика, фән белән бәйле әдәбиятны яраттым. Алгебра, геометрия, сызым дәресләрен зур кызыксыну белән укыдым.
Тугызынчы сыйныфта укыганда татар теле буенча республика олимпиадасында катнашып, 65 кеше арасыннан 13нче урын алып кайттым. Әти-әнинең укытучылык династиясен дәвам иттерәсе килү теләге белән, тугызынчы сыйныфтан соң, Арча педагогия көллиятенә имтихан тапшырып карадым. Татар телен су урынына эчсәм дә, минем иншага “икеле” куйганнар. Бик гаҗәпләндем инде, мондый нәтиҗә булырга тиеш түгел иде бит. Мине начар укыган очракта, беренче яртыеллыкта ук куабыз дигән шарт белән генә укырга алдылар. Тырышып укыдым, беренче семестрда төркемебездә бердәнбер отличник идем. Укытучылар белән уртак телне тиз таптым, бөтен коллектив белән дуслаштым. Барлык чараларда актив катнаша идем. Шулай көллияттә үз кешегә әйләндем. Ләкин кабул итү имтиханының “икеле” булуы һаман да эчне пошырып тора бит. Ахырдан, архивтан үземнең иншаны эзләп табып карадым. Мин ясамаган тыныш билгесе хаталары “барлыкка килгән” булган икән. Шуннан соң гына эшнең нидә икәнен аңладым. 

- Алга таба да укуыңны дәвам иттергәнсең бит әле? 
- Әнинең мине педагогия институтының музыка факультетында укытасы килде. Әмма көллияттә укыган вакытта практикалар үткәндә, укытучы һөнәренең нинди җаваплы булуын аңладым. Шуңа да Мәдәният һәм сәнгать институтына барып карарга булдым. Мин үземнең тормышыма бәйле саннарга гел игътибар итәм. Укырга керергә гариза язарга килгәч, Салават абый курсына 9нчы булып (минем туган көн), Фәрит Бикчәнтәев төркеменә 7нче булып (мин туган ай) һәм режиссура курсына тагын 9нчы булып язылдым. Мин әйтәм, өчесенең берсенә укырга керергә тиешмен. Һәркайсының имтиханнарына тырышып әзерләндем. Соңгы имтиханда Р. Мөхәммәтҗановның “Бүре догасы” монологын сөйләдем. Соңрак, ул монолог белән Салават абыйның 17 сезон концертларында чыгыш ясарга туры килде. Нәкъ шул чакта аның “Бүре” җыры чыккан иде. Бу - минем профессиональ сәхнәгә беренче адымым булды.
Шул соңгы имтиханнан соң Фәрит Бикчәнтәев: “Мин сине үземә кабул итәр идем, тик Салават Зәкиевич сине үзенә алам дип әйтте”, - диде. Тугыз кешелек төркемебездә өч бюджет урыны иде, шуның берсендә мин. Ул вакытта шатланганнарымны сүз белән генә әйтеп аңлатып булмый. 

- Ә “Татар радиосы”на ничек килеп эләктең? 
- Беренче курсны тәмамлагач, “Барс-Медиа” ширкәте уздырган кастингта катнаштым. Шуннан “Татар радиосы”ның директоры Алмаз Миргаязов мине икенче көнгә үк үзләренә эшкә чакырды. Булат Бәйрәмов белән кичке эфирга чыктым. Бер атнадан соң, кабат кичке эфирда Зөлфәт Зиннуров белән эшләдек. Дүрт тапкыр шулай эфирга чыкканнан соң, үзем генә алып барырга туры килде. Радиода берүзем, әле бит тәртибен дә юньләп белмим, программаларны да өйрәнеп бетмәгән. Кичке алтыдан тугызка кадәрге вакыт минем өчен зур сынау булды. Билгеле, каушап, югалып калдым, тик бөтен җаваплылык минем өстә икәнен аңлап, тәки ырып-ерып чыктым. “Татар радиосы”нда эшләвемә ун елдан артып китте инде. 

- Ә хәзер сәхнәгә тәүге адымнарыңны барлыйк...
-  Мин кечкенәдән зур сәнгатькә тартылдым. Әтием бик матур җырлый иде. Аны районда белмәгән кеше юк. Яшь чакларында авылларда концертлар куеп йөргәннәр. Заманында, Әнвәр Бакиров әтине имтиханнарсыз бушка консерваториягә укырга керткән. Авылда йорт сала башлаган чагы булган ул әтинең. Бабай: “Төзелә башлаган йортны ярты юлда калдырасың мени, улым?” дигәч, әти укырга бармаган. Еллар узып, мине зур сәхнәдә күргәч, әти: “Рәхмәт, улым, хыялымны чынга ашырдың”, - диде. Минем өчен әтинең бу сүзләре иң зур җиңү, иң зур шатлык булды!
Университетта укыганда беренче курста ук Шәмси Закиров, Илфак Шиһапов оештырган “Кыек шәүлә” юмор театрында катнаштым, гастрольләргә йөрдек. Һич уйламаганда гына, Әлфинә Әзһәмованың концертында “Исерек тракторист” монологы белән чыгыш ясаган идем. Халык бик җылы кабул иткәч, рәхәтләнеп көлеп утыргач, үземә дә шундый рәхәт булды, чыгышымнан ләззәт алдым. Юморист буларак беренче чирканчык алу иде ул. Шуннан концертларда катнаша башладым, драманы читкәрәк куеп тордым.

- Миңа калса, бүгенге концерт-тамашаларга җанны тетрәндерә торган драматик чыгышлар җитми. 
-  Килешәм! Заманында, үзем шул ук “Бүре догасы”н, Әмирхан Еникиның “Матурлык” хикәясеннән өзекләр укый идем. Фәнис Яруллинның йөрәкләргә үтеп керерлек әсәрәләре бар. Әлеге жанрда эшлисем килә. Тик халык җиңел мәгълүматны, юморны кабул итәргә ияләште. Аны уйландыру, бөек хисләргә этәрү җиңел түгел.
 
- Тамашачыны син тәрбияли аласың бит! 
- Киләчәк буын тамашачыларны тәрбияли алсак та, бүгенгесен үзгәртү кыен. Кабатлап әйтәм, тамашачы тулаем җиңел чыгышларга күнекте. 

- Артист өчен тамашачыны көлдерүгә караганда, елату җиңелрәк диләр бит. 
- Әйе! Чөнки драма ясалма түгел, тормыштан алынган әсәр була. Ә юмор - ул күпертү. Тамашачыларга чынбарлыктан аерылган күренешне тапшыру кыенрак, чөнки ул ясалмалыкка корылган. 

- Соң юморны булдыру кыенрак та булгач, нишләп драма жанрында эшләмисең?
- Ә мин җиңел юллар эзләмим. Миңа һәрвакыт һәр эштә дә кыенлыклар аша узарга кирәк. Шул вакытта гына эшләгән эш ләззәт китерә. Күп очракта үземнең иҗаттан канәгать калмыйм. 

- Синең җырларың да бар, шул хакта да әйтеп узчы? 
- “Бәхетле бул, җаным” җыры үземә ошады менә (елмая - К.Х.) Үземне җырчыга санамыйм. Миңа караганда күпкә яхшырак җырлаучылар бар һәм алар арасына кереп, өч көнлек җырчы буласым килми. Мин җырлыйм, тик үзем өчен генә. Иҗат иткән берничә җырым бар, әле тагын яңаларын әзерлим. 

- Шигырьләр дә язасың бит әле син, Әбри? 
- 2003 ел иде. Иптәш егетләр белән авыл башында басып торганда, исерек машина йөртүче бишебезне бәрдереп китте. Икебезгә аеруча каты эләкте. Бер ай хастаханәдә яттым. Авыр дәрәҗәдә баш мие селкенгән. Бер яктан икенче якка борылып яту да газап иде. Менә шунда башта үзгәреш булды, ахры (елмая - К.Х.). Шигырьләр язам, тик бик сирәк. 

- Нәрсә ул синең өчен бәхет?
- Ике кулым, ике аягым булу, колакларым ишетү, сөйләшә, бу дөньяның матурлыгын күрә алуым бәхет. Тәнемнең тулы, акылымның аек булуы, эшләвем - ул бәхет. Матди кыйммәтләр барысы да вакытлыча күренеш бит. Миңа интернетта еш кына киңәш сорап, кайчакларда күңелләрен бушатыр өчен язалар - яратам мин тыңларга, сер сыйдырам. Юк кына нәрсә өчен, әйтик сөйгәнем белән аерылыштык, яки шундый катлаулы хәлгә тарыдым, дип зарланучыларга шуны әйтәм: бернәрсәсез, якын кешеләрсез калучылар бар, хәтта сер бүлешер кешеләре булмый. Бар шундыйлар - аяклары, куллары юк, ә бит зарланмыйлар, әле эш белән шөгыльләнәләр, булдыралар да! Ә без юк өчен дә зарланырга гына торабыз. Кыскасы, бәхет - ул бу дөньяда булу. 

- Ә мәхәббәтне ничек аңлыйсың? 
- “Минем заманам” фильмында шундый сүзләр әйтәм: “Мәхәббәт - ул үзеңнең җаныңның чагылышын башка кешедә күрү, башка кешедә тою”. Мәхәббәт тиз генә тумый дип уйлыйм, ә вакыт белән барлыкка килә. Бер күрүдән гашыйк булдым, яраттым, дип әйтү дөрес түгел. Башта танышасың, кешенең нечкәлекләрен сизәсең, холкындагы китекләрен аңлый башлыйсың. Адәм баласына һаман гаеп эзләү хас бит, якындагы кешеңнең китекләрен күреп, белеп бетергәч, шулар сиңа кадерле була башлагач, мәхәббәт туадыр. Ул җитешсезлекләрне үзеңнеке итеп тоя башлыйсың. 

- Тормыш иптәшең Гөлчәчәк белән ничек таныштыгыз?
- Гөлчәчәк минем әнинең туган авылы - Балтач районы Куныр авылыннан. 2005 елны каршылаганда, очрашып йөргән кызым мине ташлады. 8 Март бәйрәме алдыннан Кунырга кайттым. Абый белән клубка чыктык. Берәр кыз белән танышасы килә бит (елмая - К.Х.). Клуб мөдире - апам миңа: “Әнә, Гөлчәчәк исемле матур кызны биергә чакыр”, - диде. Шул кичтә озатып куйдым үзен. Ике ел очрашып йөргәннән соң өйләнештек. Кызыбыз һәм улыбыз үсеп килә.  

- Әбри, син нәрсәдән куркасың?
- Якыннарны югалтудан. Соңгы елларда бик якыннар бик вакытсыз китеп бардылар. Дустым, сеңлем... Аларны югалту ачысы вакыт-вакыт күңелне баса, җанны ашый. Бик хисле кеше мин. 

- Ялгызлыктан куркасыңмы?    
- Үз-үзен кулга алган кеше ялгызыктан котыла ала дип саныйм. Әгәр дә син эчеңә бикләнәсең икән, янәшәңдә унлап кеше булса да, үзеңне ялгыз хис итәчәксең. Миңа хисләремне кем белән булса да уртаклашырга кирәкми, үзем белән сөйләшәм (елмая - К.Х.). Хыялланырга бик яратсам да, бүгенге көн белән яшим. Миңа бүгенге көн кирәк, иртәгәсен белмим.  

- Көчле кешеме син?
- Шундый гыйбарәм бар минем: “Кара полосаны үткән чакта гына ак полосаның чисталыгын күрәсең”. Көчсез булсам, сынар идем - андый чаклар булды чөнки. “Сынган булсам, сыный алмас идем” дигән шигырь юллары бар. 

- Сәхнәдәге Әбри белән тормыштагы Данияр - икесе ике кеше!
- Нәкъ тә шулай. Мин сәхнәне бик яратам. Анда чыгу белән, тулысы белән образга керәм, минем өчен башка бернәрсә дә калмый. Юкса, тамашачыны ышандыра алмыйсың. Тамашачы алкышласа, рәхәтләнеп ял итеп, күңел ачып утырса, миңа да эшләве бик җиңел.

- Син бит әле пародияләр остасы да. Гаеп итеп, шелтәләмиләрме соң үзеңне?
-  Юк, андый нәрсә юк. Мин бит артистларны кабатлап күрсәтәм генә, мыскыл итмим, көлмим. Киресенчә, Нәфкать Нигъмәтуллинның хатыны үзе берничә тапкыр: “Нәфкатьне синнән дә яхшы күрсәтүче юк”, - дип әйткәне булды. Булат Нигъмәтуллин да шулай ди.  

- Татар юморын булдыру кыен, дисең. Сез “Рәвешләр” юмор театрын 2009 елдан бирле яшәтәсез икән бит инде.
- Әйе, 2009 елда “Барс-Медиа” уздырган кастингта жюрида идем. Шунда Айдар белән Раушан катнашты. Соңыннан алар белән берләшеп, “Рәвешләр” исеме астында “әвеш-тәвешләр” ясадык башта: кызыклы роликлар, видеолар төшердек, сәхнә номерлары әзерләдек... Дустым Фәрит Галиев белән, баянына кушылып, җырларга кызык карикатуралар ясау - эстрада сәхнәсендә яңалык булды, тамашачы бик яратып кабул итте ул номерны. 2011 елда булган номерларны туплап, концерт ясап карарга дигән фикер туды.
26 ноябрьда Казанның Филармония залында “Җо(а)нлы концерт” дип аталган концертыбызны күрсәттек. Күпләгән тамашачылар соравы буенча, аны 11 апрельда шунда ук  кабатлап күрсәтәчәкбез.
Беләсеңме, бер залда эшләгәндә барып чыккан мәзәгең, икенчесендә бөтенләй килеп чыкмаска да мөмкин. Без гадәтилектән качарга тырышабыз. Берничә ел элек билдән түбән мәзәкләр бар иде әле бездә. Тик хәзер юк, булса да, төрттереп кую рәвешендә генә калды. Ә калганын халык үзе уйлап бетерә: билдән түбән төшәсеме аңа, әллә инде без җиткерәсе фикерне тәрбиясе кушу буенча кабул итәме. Әйтәсе фикерне чәйнәп каптырмыйбыз. 

- “Рәвешләр” юмор театрының җитәкчесе юк. Бер Казанга ике тәкә башы сыймый диләр бит. Сез - Айдар Галиәскәров, Фәрит Галиев, Раушан Ситдиков - һәркайсыгыз талантлы юмористлар. Бәхәсләшкән чакларыгыз буладыр?
- Безнең төркемдә һәр кешенең үз шөгыле. Бер-беребезгә эш кушканыбыз юк, бөтенесен фикерләшеп, киңәшләшеп башкарабыз. Барлык чыгышларның авторы үзебез. Егетләр минем янга мунчага кайталар да, шунда сценарийлар язабыз, репетицияләр ясыйбыз. Аерым номер буенча бәхәс туса, ул чыгышның берничә төрле варианты була - һәр кешенең фикере күздә тотыла. Бер залда, бертөрле чыгыш ясыйбыз, икенчесендә - башкачарак, кайсы уңышлырак, шунысы кулланышка кереп китә.
Шунысы да бар: мәзәкләрне төрле тамашачы төрлечә - үзенең фикерләү сәләтенә карап кабул итә бит. Аңлаганы аңлый, аңламаганы юк.  

- Бүгенге эстрада турында фикереңне беләсе килә?
-  Былтыр җәй көне Айдар абый Фәйзрахманов белән булган әңгәмәне укыдым. Айдар абый татар эстрадасын үзешчәннәр эстрадасына тиңләгән һәм мин бу фикер белән тулысынча килешәм. Җырчыларга, аерым чыгышларга карата тәнкыйди фикеремне гел җиткерәм. Филүс Каһиров, Илдар Әхмәтов, Алинә Шәрибҗанова, Раяз Фасыйховларның иҗатын хөрмәт итәм. Аларда халыкчанлык та, безнең милләткә хас моң да, Европалылык та бар. Ә тамашачыга, әйтәм бит, җиңел сәнгать якынрак. Без әлегә зәвыкны кабул итә белмибез.

Әңгәмәдәш - Кадрия ХӘСӘНОВА
Матбугат.ру