Радик Юльякшин: «Җырларым хит булмаса, аптырар идем» (ФОТО)


28-29 ноябрьдә ике көн рәттән яшьләрнең дә, картларның да яраткан җырчысы Радик Юльякшин Казанда концерт куйды.
Беренче көнне ул зур мәҗлес табыны корып, барлык дусларын җыйды. Әлеге кичәдә татар эстрадасының 60лап «йолдыз»ы катнашты. Алар янына Intertat.ru хәбәрчесе дә чакырулы иде.
Өстәл янында йөгереп йөреп, «Табында бу бармы? Тегесе куелганмы?» дип һәр кунакны үзе сыйлаган Радикны күреп күпләр гаҗәпләнгәндер. Ә мин үзем өчен беренче нәтиҗәне ясадым: Радик бик гади, нык гади кеше икән.

Концерт башланыр алдыннан үзе белән сөйләшеп тә утырдык. Гримеркага килеп кергәндә, ул кара маркер белән концерт программасын күчереп язу белән мәшгуль иде.

– Радик, синнән башка моны язып бирүче кеше юкмыни?

– Бу минем сәхнәгә алып чыга торган «шпаргалка»м. Үзем язсам, һәрвакыт тыныч һәм ышанычлы. Аннан соң күчереп язган вакытта күбесе истә дә кала. Безнең командада һәр кешенең үз эше бар, ә монысы – минеке.

– Бу синең 2016 елга ничәнче концертың?

– Узган сезонда 272 концерт куйган идек. Быел рекорд куярга телибез, 320ләп концерт оештырырга. Кинәт кенә сорагач, менә төгәл санын да белмим әле. Шунысын әйтә алам, ялсыз эшлибез. Гыйнвар аенда ял итәчәкбез. Ай буе телефонны сүндереп куярга ниятлим. Әмма интернетта утырачакмын. Мин ансыз яши алмыйм, ул мине рухландыра.

– Шалтыратучылар да күптер?

– Бик. Шуңа күрә мин ярты ел саен номерымны алыштырып торам. Чыгышлар ясау буенча концерт директоры шөгыльләнә. Кайбер шалтыратулар җавапсыз да кала. Кабат шалтыратырга да онытам. Аңлаган кеше аңлый.

– Син сүзеңдә тора беләсеңме? Бу яктан син нинди кеше? Үзеңә бәяләмә бир әле.

– Миңа ышанырга була. Әйткән сүзне вакытында эшләмәскә мөмкинмен. Бу әлеге дә баягы, көннең тыгыз булуына бәйле. Әмма мин аңа кире әйләнеп кайтып, барыбер ярдәм итәм. Кешенең артыннан сөйләргә, кешене тикшерергә дә яратмыйм.


– Син чәчәк бирүче балаларны аеруча мәхәббәт белән каршы аласың. Бу синең популярлыгыңны арттыру өчен ясалган пиар-алым кебек тоела...

– Бу турыда уйлаганым да юк. Элегрәк мине тыңлаучыларны мин яшүсмерләр дип кенә белә идем. Көннәрдән бер көнне миңа өлкән яшьтәгеләр дә, урта буын да, балалар да көненә йөзләрчә «смс» яза башлады. Аның шунысы кызык: хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә алар белән бертигез. Концертларга таякка таянган әбиләр дә килә. Мин моңа бик аптырадым. Ничек минем җырларны өлкән буын тыңлый ала? Бу хакта күп уйландым. Димәк, җырларны  балалар да, бабайлар да бердәй якын күрә. Балалар яратуына, аларның миңа омтылуына бик шатмын. Чөнки алар иң гөнаһсыз, самими кешеләр. Аларны ихлас яратмый мөмкин түгел. Бу урында аларның әти-әниләренә дә рәхмәт әйтергә кирәк. Балалар бит алар тиз «бөгелә». Әниләре: «Тыңлама моны, башканы тыңла» дисәләр, билгеле, алар минем концертларга йөрмәс иде. Игътибар иткәнем бар: концертларга балалар бөтен гаиләләре белән, әти-әнисе, әби-бабасы белән бергә килә.

– Радик, синең мондый режим белән яшәп, йокыга вакытың каламы?

– Йокларга да, эшләргә дә өлгерәм. Кыенлыклар була, билгеле. Әмма ул булмаса,  заллар да тулмас иде. Мин эшләргә яратам.

– Фирдүс Тямаевның шундый сүзе бар: «Мин үземнең вакытлыча гына сәхнә тотуымны беләм», – ди ул. Син үзеңнең популярлык сәгате кайчанга кадәр дәвам итәр дип уйлыйсың?

– Фирдүс ул сүзне миңа да әйтте. «Бер артистка биш ел. Шуннан соң халык аңа йөрми башлый», – диде. Мин аның белән килешмим. Алай булырга тиеш түгел. Артист үлгәнче артист булырга тиеш. Минем уйлавымча, соңгы көннәремә кадәр иҗат эше белән шөгыльләнермен. Җырлау гына түгел, моңа продюсерлык та, студия дә керә. Концерт кую – бик зур эш. Җыр яздың да сәхнәгә чыктың гына түгел.


– Халык сине бик бай дип уйлый. Син бай кешеме, Радик?

– Ю-юк.

– Хәзер кесәңдә ничә сум акчаң бар?

– Бая 1000 сум бар иде. Макдональдска барып «биг-тейсти» алып ашадым. Шуннан калганы. Минем кесәдә зур акчалар ятмый. Бүген концертлар бара, кеше акчаны саный инде, беләм. Бер концерттан Радикка күпме  керә? Мин аны үзем дә белмим. Концерт беткәннән соң җыелып саныйбыз да тагын бизнеска салабыз. Клиплар төшерү, җырлар эшләтү, җиһазларны яңарту... Ул минем кесәгә керми дисәк тә була. Минем өчен акчаны ничек эшләргә, бу акчага тегесен алырга, монысын алырга дигән уй икенче планда. Көнгә чыккач, нинди җыр язарга, нинди темага тукталырга, аранжировкасын ничек эшләргә сораулары кызыксындыра. Ә акчаны хисапчылар санасын.



– Гүзәл Уразова белән башкара торган «Красивая-хороший» җыры өчен сине плагиатлыкта «гаепләүчеләр» дә булды...

– Бу җырны беренче тапкыр гади егет башкаруында «Инстаграм» челтәрендә күреп алдым. Концерт төркеменә шунда ук: «Карагыз, нинди җыр. Бу хит булачак», – дидем. Гүзәл Уразовага аны дуэт итеп башкарырга тәкъдим иттем. Ул да шатланып риза булды. Җырны яздырып, эшләп бетергәч кенә чын авторын табарга булдык. Бабек Мамедрзаев рөхсәтне телефоннан ук биргән иде. Шуннан соң ул килде, күрештек, сөйләштек. Дөрес, ул җырны икенче төрлерәк итеп эшләдек. Мин аны эшләгәндә үк популяр буласын белдем. Хит булмаса, мин аптырар идем. Дөресен генә әйткәндә, мин гади җырлар язарга тырышмыйм. Хит булсын өчен аның кайсы да булса бер элементын «аһ» итәрлек эшләргә тырышам.

– Радик, Гүзәлия белән арагыздан кара мәче узган иде. Бу үзенә күрә бер пиар гына булмадымы?


– Юк. Тормышта андый да хәлләр була икән. Кемдер ачуланыша да, гомер буе сөйләшми. Без әрләшкәч, миңа шулкадәр кыен булды. Ул төер йөрәкне озак вакыт көйдереп торды. Дуслашуыбызны көттем. Аллага шөкер, ул вакыт килеп җитте. Мин Гүзәлиянең үзен дә, иҗатын да хөрмәт итәм. Аның җырлары минем өчен мөһим.

– Радик, синең банкетларда эшләгәнең булдымы?

– Бер-ике тапкыр. Мин кеше ашаганда җырларга яратмыйм. Дөрес, банкет акчасы тиз килеп керә. Үзеңне шуңа багышласаң, хәтта күбрәк тә эшләргә мөмкинсең. Әмма мин концертларны көтәм. Мондый зур концертлар куярга без 12 ел килдек. Бу мораль яктан да, физик яктан да нык кыен эш. Берәүне дә күрәсе килмәгән көннәр дә булмады түгел.

– Элвин Грейга кимендә 14 яшь бирергә була...

– Миңа 27 яшь. Яшь күренүемнең серен әнидән сорарга кирәк, бәлки, ул миңа балачакта берәр төнәтмә эчергәндер. Шаяртам. Дөресен әйткәндә, яшь күренүемә чиксез шатмын. Минем яшьтә олы булып күренә торган дусларым да бар. Ә мин алар арасында һаман да бала-чага. Бәлки авылда үсүнең файдасы булгандыр. Сөт, катык, каймак, саф һава. Клубка чыгуны онытканмын, анысы – иң мөһиме бит. Печән әзерләү, көтү, тирес түгү. Боларны эшләмәсәк, клубка чыгармыйлар иде. Балачактан физик яктан ныгырга авыл бик зур спортзал ул.


– Радик, Гөлназ Асаева белән синең арада ни бар?

– Дөресен әйтәм, ул минем өчен дус кына. Шуннан артыгы юк. Мин аны күптәннән беләм. Уфада эшләгәндә ул безнең студиягә килеп җыр яздыра иде. Бәләкәй генә кызчык. Ә хәзер мин аны зур артист буларак күрәм. Үтә моңлы тавыш иясе. Беренче концерты белән котлап, сюрприз ясарга гына теләгән идем. Шуннан соң халык арасында сүз китте. Хәтта мин аңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган дигән хәбәрләр дә килеп иреште.

– Радик, үзең кайсы җырчыларны яратып тыңлыйсың?

– Аерым гына әйтә алмыйм. Татар, башкорт, рус, Европа җырларын тыңлыйм. Яшермим, күбрәк Европага өстенлек бирәм. Шул якка омтылырга кирәк. Минем өчен иң мөһиме – сыйфат. Безнең эстрадага менә шунысы җитешми. Иң зур хыялым: татар, башкорт җырларын чит илләр дә рәхәтләнеп тыңласын, кушылып җырласын иде. Татар белән башкорттагы моң башка бер генә милләттә дә юк. Аны ераккарак ишеттерү өчен, иң беренче чиратта, сыйфат ягына басым ясарга кирәк.

– Сиңа сәхнәгә чыгарга әзерләнү өчен күпме вакыт кирәк?

– Биш минут җитә. Дөрес, киемнәрне үтүклисен-үтүкләп, чиратка салып куючы кеше – минем әнием.


Радикның әнисе Нәфисә апа икенче бүлмәдә нәкъ шул костюмнар барлау эше белән мәшгуль иде. Аның белән Радикның балачагына кайтып килдек.

– Улым яшь ярымнан сөйләшә башлады. Сөйләшеп тә китте, «Сарманай» җыры чыккан вакыт иде, шуны «Камалай» дип җырлап утыра торган иде. Ике-өч яшьтә моңы ачылды. Әтисенең: «Минем улым җырчы була», – дип сөйләнгәне истә. Өченче сыйныфта укыганда безгә әйтмичә генә курай түгәрәгенә язылып кайткан Радик. Нәселдә дә музыка белән шөгыльләнгән кеше юк иде, көтелмәгән хәл булды. Гармунда уйнаучылар бар, тик курай белән мавыгып, җырга тартылучылар юк.  Бишенче сыйныфка җиткәч, баян таптыра башлады. Ул вакытта әтисе исән иде әле. Баян алып өлгердек. Шуннан соң озак та үтмәде, компьютерда аранжировкалар ясый башлады. Аны ничек алганны бөтен халык белә – кредитка. Акча юк вакыт, тормыш йөген берүзем тартам, җиткереп булмый. Тормыш иптәшем 38 яшендә үлеп китте. Радикка бу вакытта 11 тулган иде. Шулай да сер бирмәдек, яшәргә тырыштык.

– Нәфисә ханым, үзегез җырлыйсызмы?


– Юк, җырлау түгел, сөйли дә белмим. Нәселебездә ике яклап моң бар анысы. Минем әни бик матур җырлый. Радикның әтисе моңлы кеше. Ул үзе шигырь-көй чыгарып әкрен генә көйләп йөри иде. Минем эшем – Радикны әзерләп сәхнәгә чыгару. Радиктан зуррак Регина исемле кызым бар. Аның шулай ук җыр-биюгә сәләте дә, омтылышы да юк.  Төзелеш техникумын тәмамлады, хәзер Санкт-Петербургта банкта эшли.

– Шундый зур заллар җыюда, улыгызның популярлыгын нидә дип уйлыйсыз?

– Тырышлыктадыр. Ул тормышны җырлап, эшләп үтә. Концерттан кайткач, рәхәтләнеп ял итә, йоклый белми ул. Рухланып кайтып, таңга кадәр икенче җыр иҗат итәргә мөмкин. Мин аның йоклаганын сирәк күрәм. Ул бит көй язгач, үзе дә аптырап куя. Иҗат җимешләрен беренче миңа тыңлата.

– Радик бик тыныч күренә. Улыгыз меңләгән тамашачы каршына чыгар алдыннан сездә борчылу бармы?

– Беренче концертында мин төне буе йоклый алмадым. Хәзер инде мин аның өчен тыныч.

– Нәфисә апа, үзегез кайда яшисез?

– Башкортстанның Гафури районы Красноусольск авылында. Дөрес, өйдә торган да юк. Радикның концертлары көн саен бит.


Чулпан Шакирова