Зөлфәт Зиннуровка хатыны туган көнгә бүләк ясамаган (ФОТО)



“30 гына, бары 30 гына, әнә бит, матур кызларны, килә һаман кочасы”, - дип җырлаучы Зөлфәткә – 34 яшь тулды. Җырчы гомер бәйрәмен ничек каршы алды икән?

- Ремонт инде, ремонт! Бүген түшәм тарттырдык. Бу җаваплы эшне тумышы белән Теләче районы Югары Кибә-Хуҗа авылы егете, адашым Зөлфәткә һәм аның командасына ышанып тапшырдым. Оста егетләр, эшләре белән бик канәгатьмен. Мунчамны тулысынча эшләп беттем, хәзер ял бүлмәсен “кайгыртам”. Әйбәтләп җыештырасы һәм мебель алып куясы гына калды. Чыгымнар искитмәле! Төзелеш кибетләрендә бәяләр көннән-көн арта.

Туган көнгә килгәндә, зурлап уздырмыйм. Мичкә сарык ите куйдым әле. Тәмле булырга тиеш. Хатын бүләк ясамады, чөнки бөтен акча да мунчага “кереп китте”.
Зөлфәтне чын күңелдән туган көне белән котлыйбыз! Гаилә иминлеге, балалар сөенече һәм корычтай сәламәтлек телибез!














            Азалия ИСМӘГЫЙЛЕВА
Шәһри Казан